Татарстанда бөтен Россия һәм БДБ илләренең авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен үсемлекләрне яклау чаралары җитештерелә

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Үсемлекләрне яклау чараларын җитештерү буенча Бионоватик заводының эшен өйрәнде.

Җитештерү «Химград» технополисы базасында урнашкан һәм ул Россия Федерациясенең кайбер төбәкләрендә һәм БДБ илләрендә уңышлы кулланыла торган нәтиҗәле микробиологик препаратлар чыгару линейкасын булдырды. «Клеффманн Групп» халыкара тикшеренү агентлыгы белешмәләре буенча Bionovatic компанияләре төркеме 2019 елда эшкәртелгән мәйданнар күләме буенча 1 нче номерлы компания булды.

«Без продуктларны туфрак составын, кырлар тарихын өйрәнүгә, микрофлораның патогенетикасын өйрәнүгә нигезләнеп җитештерәбез һәм авыл хуҗалыгы культураларының үсешен контрольдә тотабыз, үсемлекләр авыруларына вакытында диагностика уздырабыз, туфракны әзерләүдән алып уңышны алганга консультация алабыз. Шулай итеп, без, үсемлекләрне тукландыруның һәм яклауның химик һәм биологик чараларын катнаштырып, заказчылар кертемнәрен мөмкин кадәр күбрәк икътисадый файдалы итәргә тырышабыз», – дип сөйләде предприятие җитәкчесе Рөстәм Рамазанов.

Аның сүзләренә караганда, уңыш алу өчен кешеләр утырта торган үсемлекләр бик күп хәтәрлекләргә очрарга мөмкин. «Беренче чиратта, бу – климат шартлары хәтәрлекләре – аның аркасында без уңышның яртысыннан артыгын югалтабыз. Бу проблемаларны хәл итү өчен бездә химиясез препаратлар бар – болар үсемлекләрнең иммунитетын ныгыта торган, аерым матдәләрдән торучы үсеш регуляторлары», – дип аңлатты Рөстәм Рамазанов.

Предприятие бу киеренке көннәрдә дә актив тикшеренүләрне һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә югары уңыш алу өчен кирәкле препаратларны җитештерүен дәвам итә. Барлык эшләр коронавирус инфекциясе таралуны булдырмау өчен билгеләнгән барлык яклау чараларын үтәгән килеш башкарыла.

Белешмә өчен

Bionovatic (Бионоватик) компанияләре төркеме – авыл хуҗалыгы өчен үсемлекләрне яклау буенча заманча макро- һәм микробиологик препаратлар эшләүдә, җитештерүдә һәм файдалануга кертүдә махсуслашкан Россия предприятиесе, ул түбәндәгеләрне җитештерә:

- үсемлекләр үсеше өчен регуляторлар (Biodux)

- микробиологик ашламалар (Organit P, Organit N)

- биофунгицидлар (Orgamica S, Orgamica F, Pseudobacterin-3)

-биофунгицидлар ( BioSleep BW, BioSleep BT)

Югары технологияле продуктлар һәм компаниянең эшне системалы оештыруы заказчылар кертемнәрен мөмкин кадәр күбрәк икътисадый файдалы итәргә ярдәм итә, әйләнә-тирә мохитне яклауга һәм тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга өлеш кертә.

Bionovatic интеграцияәнгән яклау өлкәсендә үзен ХИМБИО эексперты буларак күрсәтә, болар:

- балансланган яклау программалары һәм кыр культуралары өчен ашламалар

- нәтиҗәлелеге буенча химик чараларга караганда өстенлеккә ия биояклау

- оригиналь химик пестицидлар өчен антирезистент ысуллар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International