8 апрельдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хезмәткәрләре балаларга ярдәм итү буенча «Игелекле Кешеләр Шәһәре» – «Город Добрых Людей» хәйрия фонды әгъзалары белән берлектә ДРКБның онкогематология бүлегендә булдылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы Учреждение ихтыяҗлары өчен «Пестречинка» ҖЧҖенең тавык итен, «Яратель» кошчылык фабрикасы йомыркаларын һәм «Зеленодольск сөт эшкәртү комбинаты» АҖендә җитештерелгән ак май китерде.
Шуны әйтергә кирәк, 1998 елда оештырылган «Игелекле Кешеләр Шәһәре» – «Город Добрых Людей» фонды Татарстан Республикасында онкология белән авыручы балаларга һәм аларның ата-аналарына ярдәм итә.
Фонд волонтерлары күчмә чаралар оештыралар (медицина хезмәткәрләре рөхсәте белән), хәйрия акцияләре уздыралар, хәйриячелекне үстерү һәм социаль өлкәне финанслау өчен эре, урта, кече бизнес, бюджет һәм физик затлар акчаларын берләштерергә ярдәм итә торган проектлар эшлиләр һәм гамәлгә ашыралар.