«Зөләйха күзләрен ача» фильмын төшергәндә татар токымлы атлар катнашты

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Бүген «Россия 1» телеканалында 21.00 сәгатьтә Гүзәл Яхина романы буенча төшерелгән «Зөләйха күзләрен ача» фильмы күрсәтелә башлый.

Шуны искәртеп узабыз, бу фильмны төшергәндә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да катнашты. 2019 елның 18 февралендә фильм Казан Кремле территориясендә төшерелде. Бирегә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән 12 ат китерелде, шул исәптән татар токымлы атлар да. Атлар белән бергә ат караучылар да килде: Арча районыннан Рамазанов И.З., Хәсәнов Х.Х., Алексеевск районыннан Миндубаев М.В., Баһавиев Г.С., Балык Бистәсе районыннан Галиев Р.Г., Галиуллин Р.А., Питрәч районыннан Нуриев М.Н., Сабиров Р.Г., Теләче районыннан Хәмидуллин И.К., Хәлиуллин И.Г.) һәм биредә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге әйдәүче киңәшчесе Хәбибуллин А.Г. да булды. Барлык катнашучылар гримланган һәм 30 нчы еллардагы костюмнардан иде.

Шуны да әйтергә кирәк, республикада татар токымыннан булган атларны кайтару буенча актив эш алып барыла. Республиканың ат үрчетүчеләре тарихчыларга Чыңгысхан вакытыннан ук билгеле булган атларны кабат кайтардылар һәм бу рәсми рәвештә ресстрга кертелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International