ЯҢАЛЫКЛАР


4
май, 2020 ел
дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә документлар кабул итә башлады. Грантның максималь суммасы – 30 млн сум. Бүген, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты белән үз гаилә фермаларын ачып, аякларында нык торучы кешеләр шактый. Шундыйларның берсе – Рамил Кыямовның крестьян-фермер хуҗалыгы.

Хуҗалыкларда хайваннарның түбән җитештерүчәнлегенең сәбәпләреннән берсе – рационнарның дөреслеген тикшереп торырга ярдәм итә торган технологияләрнең булмавы, әлеге проблеманы цифрлы заманча технологияләр хәл итә, алар азык әзерләүдәге кимчелекләрне 1%ка кадәр киметергә ярдәм итәләр.


3
май, 2020 ел
якшәмбе

Татарстанда коронавирус пандемиясе чоырнда күпбалалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Үзизоляцияләү режимында беркемгә дә җиңел түгел. Шуңа бәйле рәвештә, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте «Магнит», Coca-Cola компанияләре белән бергә дүрт һәм аннан күбрәк балалар үстерүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырдылар. Акциягә «Казан» агросәнәгать паркы да кушылды.    


2
май, 2020 ел
шимбә

Чәчү кампаниясенең барышы турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.


1
май, 2020 ел
җомга

Хөрмәтле Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре! Кадерле хезмәттәшләр! 
Сезне чын күңелдән 1 май – Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм!   


30
апрель, 2020 ел
пәнҗешәмбе

Аграрийлар өчен майда ягулык бәясе төште һәм аның тоннасы 39 950 сум булачак. Апрель аенда ташламалы бәя 41 200 сум иде

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.

Кечкенә шәһәрләрләрдә һәм поселокларда яшәүчеләрнең ташламалы авыл ипотекасы ярдәмендә торак шартларын яхшыртырга мөмкинлек бирде. 193 татарстанлы быел үз торак шартларын яхшырттылар да инде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, Татарстанда социаль икмәк пешерә торган предприятиеләрне субсидияләү лимиты арттырылган. Шундыйларга 1 сортлы ак ипи, «Сельский» һәм «Дарницкий» яисә билгеләнгән рецептура буенча пешерелә торган башка исемдәге ипиләр керә.


29
апрель, 2020 ел
чәршәмбе

Бүген Тукай районына сәфәре барышында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөк техникасын капиталь ремонтлау һәм сервис хезмәте күрсәтү буенча Идел буенда иң зур «Кориб» ГК компаниясендә булды. аның белән бергә министр урынбасары Тәлгать Таһирҗанов йөрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International