Кыска срокларда ничек итеп савымны арттырырга

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Хуҗалыкларда хайваннарның түбән җитештерүчәнлегенең сәбәпләреннән берсе – рационнарның дөреслеген тикшереп торырга ярдәм итә торган технологияләрнең булмавы, әлеге проблеманы цифрлы заманча технологияләр хәл итә, алар азык әзерләүдәге кимчелекләрне 1%ка кадәр киметергә ярдәм итәләр.

Көндәлек азык әзерләү процессларын тикшереп торуның заманча системалары түбәндәгеләргә ярдәм итә:

  • Артымны һәм азыкның һәр порциясенең хакын контрольдә тотарга
  • Азыкны катнаштыру тәртибен һәм вакытын билгеләргә
  • Һәр төркем өчен өләшенгән гомумкатнаш рационнарның күләмен күзәтеп барырга 
  • Анализ ясаучының күрсәткечләре буенча рационны автомат рәвештә коррекцияләргә

Бу ничек эшли соң?

Тукландыру буенча белгеч рационны программага кертә, ә рационны катнаштырган вакытта система операторга компонентларны кертүнең эзлеклелеген күрсәтә һәм артымны контрольдә тота, шуннан соң белгеч әзерләнгән рационның сыйфаты буенча хисапны күрә ала.

Азыкны өләшкән вакытта система автомат рәвештә төркемне билгеләргә һәм азык нормасын коррекцияләргә мөмкин.

Системаны гамәлгә керткәндә мөһим факторны истә тотарга кирәк – ул дөрес төзелгән рацион, моның өчен профессиональ консультантларга мөрәҗәгать итү хәерлерәк, алар булган азык базасына аудит уздыралар һәм шуның нигезендә, икътисадый күзлектән чыгып, дөрес рацион төзиләр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, Татарстан Республикасында әлеге программачыл продуктларны гамәлгә кертү буенча оператор – «РИВЦ» АҖ, консультация алу өчен кайнар линия номеры 8(800)444-16-70 буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International