Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды

2020 елның 30 апреле, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан Республикасы оешмасының хисап-сайлау конференциясе узды.

Татарстан Республикасында үзизоляция режимы дәвам итүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы һөнәр берлеге оешмасының VIII конференциясе видеоконференция режимында узды. Электрон почта аша 69 делегатка республика һөнәр берлеге комитетының 5 еллык эше турындагы хисап, республика оешмасының Контроль-ревизия комиссиясе хисабы, конференциянең көн тәртибе буенча тавыш бирү өчен бюллетеньнәр җибәрелде.

Бишьеллык эш турында хисап нотыгы белән делегатлар алдында Республика һөнәр берлеге оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина чыгыш ясады. Ул республика комитеты эшчәнлегенең барлык юнәлешләренә: социаль партнерлыкны үстерү һәм камилләштерүдән алып, оештыру, финанс һәм устав дисциплинасы мәсьәләләренә кадәр анализ ясады. Өстенлекле бурычлардан Фәридә Галимҗан кызы агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә, аерым алганда, авыл хуҗалыгы җитештерүендә, хезмәт хакын арттыру, тармак килешүенең гамәли көче кысаларын киңәйтү, хезмәткәрләрнең хезмәт шартлары, хокукый яклауны, мәгълүмати эшне активлаштыру мәсьәләләрен күтәрде.

Конференция делегатлары, Һөнәр берлегенең республика комитеты Фәридә Гарифуллина җитәкчелегендә башлангыч һәм район һөнәр берлекләре оешмаларына устав эшчәнлеген оештыруда ярдәм итү буенча зур эш башкаруын, тармак хезмәткәрләренең хезмәт һәм социаль-икътисадый хокукларын һәм мәнфәгатьләрен тәэмин итү буенча һөнәр берлекләре оешмалары эшен җайга салуын билгеләп үттеләр.

Һөнәр берлегенең республика комитеты эшенең сыйфаты яхшыруын үз чыгышында Республика һөнәр берлекләре Федерациясе рәисе урынбасары Татьяна Васильева да билгеләп үтте, ул тармак үсешенең уңай динамикасына аерым тукталды. Ул шулай ук социаль партнерларның хисап чорында уңай нәтиҗәләр биргән адреслы актив эшләвенә дә шатлануын белдерде.

Делегатлар Һөнәр берлеге республика комитетының хисап чорындагы эшчәнлеген хупладылар. Фәридә Галимҗан кызы Һөнәр берлеге республика оешмасы рәисе итеп бертавыштан кабат яңа срокка сайланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International