«Казан» агросәнәгать паркы «Ярдәм янәшә!» акциясенә кушылды

2020 елның 3 мае, якшәмбе

Татарстанда коронавирус пандемиясе чоырнда күпбалалы гаиләләргә һәрьяклап ярдәм күрсәтелә. Үзизоляцияләү режимында беркемгә дә җиңел түгел. Шуңа бәйле рәвештә, «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте «Магнит», Coca-Cola компанияләре белән бергә дүрт һәм аннан күбрәк балалар үстерүче гаиләләргә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе оештырдылар. Акциягә «Казан» агросәнәгать паркы да кушылды.    

Агросәнәгать паркы «Русь» азык-төлек фондына продуктларны фасовкалау һәм бүлү өчен урын бүлеп бирде. Шуны әйтергә кирәк, предприятие һәм «Русь» азык-төлек фонды вәкилләре өч ел инде хезмәттәшлек итәләр.  

 «Магнит» компаниясе 13 мең продуктлар җыелмасы әзерләде. Һәр җыелма составына озак саклана торган 14 төрле ашамлык продукты кергән, шул исәптән карабодай, дөге, шикәр, макароннар, балык һәм ит консервлары, көнбагыш мае, печенье һ.б.лар. Coca-Cola компаниясе бүләкләрне соклары белән тулыландырды. Һәр гаилә балаларның һәркайсына 4 продуктлар җыелмасы ала.  

Продуктларны өйгә китереп бирү гаиләләргә продуктлар алу өчен өйдән чыгып йөрүне һәм яңа коронавирус инфекциясе белән йогышлану куркынычын киметергә ярдәм итәчәк. Хәйрия акциясен Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та хуплады һәм пандемия чорында аеруча ярдәмгә мохтаҗ гражданнарга адреслы ярдәм итү чараларына кушыла. Продуктлар җыелмаларын республиканың күпбалалы гаиләләрендәге 13 меңнән артык бала алачак.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International