Теләче районыннан эшкуар Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән сарыклар фермасын ачты

2020 елның 4 мае, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гаилә фермаларын үстерүгә грантлар бирүгә документлар кабул итә башлады. Грантның максималь суммасы – 30 млн сум. Бүген, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы гранты белән үз гаилә фермаларын ачып, аякларында нык торучы кешеләр шактый. Шундыйларның берсе – Рамил Кыямовның крестьян-фермер хуҗалыгы.

Төрек-Тәмте авылы язгы пычрактан арынып бетмәгән булса да, авылдагы «Кыямов Р.Н.» КФХсының гаилә фермасына якынлашканда ук аның территориясенең төзеклеге, чисталыгы күзгә ташлана. Тәртипкә омтылуы, чисталыкны яратуы авыл фермеры Рамил Кыямовка җитештерү эшләрендә дә, социаль мәсьәләләрдә дә ярдәм итә.

- 2011 елда «Максабаш» ҖЧҖендә бригадир вазыйфаларын калдырып, үземнең фермер хуҗалыгын төзедем, бу урында чүп-чар басып киткән иде, чын мәгънәсендә чүп өеме иде, – дип искә ала Рамил Нуретдин улы. – Без территорияне тәртипкә китердек, җирне эшкәрттек тә күпьеллык үләннәр чәчтек. Хәзер биредә яшел болын, терлекләр өчен печән, азык үсә.

2019 ел үзе өчен бик уңышлы ел булды, дип саный Кыямов. Бөртеклеләрдән алар мул уңыш алалар.

- Ә иң мөһиме, без Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан 3,4 млн сум бюджет ярдәме алдык, – дип, елмая Рамил. – Хәзер сарыклар абзарын реконструкцияләүне төгәлләп киләбез, киләчәктә сарыклар санын арттыруны планлаштырабыз, шулай ук төягеч җайланма белән яңа МТЗ-82 тракторы, пресслаучы-җыйгыч җайланма сатып алдык. Эшләргә иренмәсәң һәм төгәл эшләнгән бизнес-планың булса, аягыңда да нык торасың, уңышка ирешеп, гаиләңне дә тәэмин итәсең.

- КФХ – үз вакытында хезмәт хакы түләнә торган өч эш урыны да, җир пайлары өчен ел саен халыкка аренда түләве дә, кышын урамнарны кардан чистарту һәм бәйрәм чараларын уздыруга иганәче ярдәме дә ул, – дип сөйли Югары Кибәхуҗа авыл җирлеге башлыгы Фәрит Мәхмүтов. – Һәм тагын фермер белән бергәләп хәл ителә торган башка бик күп социаль мәсьәләләр дә ул.

- Бизнес – ул  зур җаваплылык та бит әле, кыенлыклар буласын да аңларга кирәк, шуңа күрә барысын да алдан планлаштырырга, кат-кат исәпләргә, барлык юлларны, ысулларны ныклап уйларга кирәк. Шуны да әйтергә кирәк, бу эшкә мин бөтен күңелемне салдым, бар көчемне бирәм, акчалар да аз кермәде...

Хәзер КФХда 390 баш сарык бар, шул исәптән 160 баш ана сарык. Атлар да бар. КФХның азык базасы да яхшы: табигый көтүлекләр һәм 170 гектар пай җирләре, аларда бөртекле культуралар һәм күпьеллык үләннәр үсә. Фермерның уйлары да бары тик алга баруга, ферманы үстерүгә юнәлдерелгән.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шуны искәртә, грант алуга документлар 2020 елның 8 маена кадәр кабул ителә. Грант акчаларын сөтчелек фермаларын, эре мөгезле терлекләр симертү, сарыклар симертү фермаларын төзүгә, сарыклар үрчетүгә, савым кәҗәләрен тотуга, ит һәм йомырка юнәлешендәге кошчылык (тавыклар, күркәләр, казлар, үрдәкләр һәм бытбылдыклар) фермаларын, ат фермаларын һәм товар балыгы җитештерү фермаларын тотуга файдаланырга мөмкин.

Грант ярдәме мәсьәләләре буенча тулырак мәгълүматны Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы колл-үзәгенең бердәм телефон номеры: 8(800)444-16-70, шулай ук 8(843)221-76-53, 221-76-54(55) телефоннары буенча алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International