Татарстанның авыл хуҗалыгы предприятиеләре коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында эшләрен туктатмыйлар һәм Казан шәһәре хастаханәләре өчен бушлай продукция җибәрә башладылар. Мондый ярдәмне беренчеләрдән булып «Азбука сыра» Мамадыш заводы күрсәтә башлады.
Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус инфекциясе пандемиясе шартларында орлыкчылык тармагын үстерүгә багышланган киңәшмә уздырды. Чарада Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, Россия Авыл хуҗалыгы фәннәре академиясенең Татарстан фәнни-тикшеренү институты директоры Марсель Таһиров, «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы башлыгы Виталий Новичков, «Россельхозцентр» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Рәфис Хбибуллин, «Казан Агрохимсервис» ҖЧҖ генераль директоры Рөстәм Кәлимуллин һәм КВС компаниясенең төбәк вәкиле Алексей Җиһаншин катнаштылар.
Татарстан илдә сөт җитештерү күләмнәре буенча иң алда баручылардан санала, Россия сөтенең 6%тан артыгын Татарстан хуҗалыклары җитештерә.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров муниципаль берәмлекләр башлыклары һәм республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләренең җитәкчеләре белән видеоконференция режимында киңәшмә уздырды. Киңәшмәдә пандемия шартларында авыл хуҗалыгы җитештерүенең нәтиҗәлелеген арттыру һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен чаралары турында фикер алыштылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы эш башлаучы фермерларга 5 млн сумга кадәр грантлар бирүгә документлар кабул итә башлады. Татарстанда АПК тармагында кече һәм урта бизнесны үстерүгә зур игътибар бирә. Һәм бүген һәр районда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән үз эшен ачып, аягында нык торучы кешеләр бар. Шундыйларның берсе – Спас районының Ямбухтино авылыннан Булат Галәүтдинов. 2016 елда ул Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан «Эш башлаучы фермер» республика программасы буенча бөртекле культуралар үстерүгә 1,5 млн сум күләмендә грант алган иде.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасында дача сезоны башлануга әзерләнү буенча киңәшмә уздырды. Киңәшмә видеоконференция режимында узды.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында брифингта видеоэлемтә режимында журналистлар белән очрашты.
Бүген Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов коронавирус эпидемиясе шартларында терлекчелек һәм эшкәртү предприятиеләренең өзлексез эшләвен тәэмин итүгә багышланган киңәшмә уздырды. Видеоконференция режимындагы киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Коронавирус пандемиясе шартларында халыкны азык-төлек продуктлары һәм көндәлек кирәкле товарлар белән тәэмин итүче оешмалар хезмәткәрләренә мөһим бурыч йөкләнә. Шуңа күрә «Казан» агросәнәгать паркы» АҖ сезнең өчен эшләвен дәвам итә. Эш көннәрендә ул 8.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр эшли, ә ял көннәрендә – 7.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр. Дүшәмбе – гадәттәгечә, санитар көн.
20 апрельдә Түбән Кама районы сөт җитештерү буенча 100 тонна сызыгына чыкты.