Дөрес туклану - сәламәтлек нигезе. Бу хакта барысы да белә. Тик туклану кыйммәтенә генә түгел, ә кеше сәламәтлеге өчен тулы бер витаминнар һәм микроэлементлар хәзинәсенә дә ия булган продуктлар бар. Аларның иң татлысы – балдыр, мөгаен. Әлбәттә инде, ул безнеке, Татарстанныкы.
Бу уникаль продуктны җитештерүче фермерларның берсе - Лаеш районыннан Гафур Зарипов. Фермер заявкасы буенча ел саен Мәскәү өлкәсендә биохимилабораториядә ясала торган биохимик анализ КФХның иң төп продукциясенең югары сыйфатлы булуын күрсәтә.
Фермер урманда зур умартачылык тота - 300 умарта оясы бар. Умарталарга бал җыю өчен файдалы җирләр күбрәк булсын өчен Гафур ел саен фацелия, синяк, донник, эспарцет кебек культуралар чәчә. Бу үләннәр чәчәк ата башлагач, Оренбург тракты буйлап узучы күп кенә машиналар туктала: пассажирлар, матур кырларга сокланып, фотога төшәләр.
Г.Б.Зарипов КФХсы бал, балавыз(прополис), чыршын(перга), кәрәз(воск), умарта пакетлары җитештерә.
Әлбәттә инде, баллы чәчәк кырларында үсемлекләрне саклау өчен химик чаралар кулланырга ярамый. Бал кортлары һәлак булырга мөмкин. Ә авыр хәлләрдә агулы химикатлар куллану белән мавыкмас өчен фермер басуларда агротехник алымнарны – сөрү, тырмалау, культивацияләүне, чәчүлекләрне алмаштырып торуны актив куллана.
Мондый басуларда ашлык та, салам һәм печән дә сыйфатлырак була. Бу да фермер өчен файдалы, чөнки аның әле 150ләп мөгезле эре терлеге – симертүдәге үгезләре дә бар.
-Быел мин Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын оттым, шуңа ит терлекләренең баш санын арттыру өчен тагын бер терлекчелек бинасы төзиячәкмен, - ди Гафур Зарипов.
Зариповларның бал эше – гаилә эше. Аны Гафурның бабасының бабасы -Мәҗит бабай башлап җибәргән. Аңа кадәр Кече Елга авылында умартачылык белән беркем дә шөгыльләнмәгән. Менә шуннан соң тотыналар инде. Хәзер Гафур үзе генә түгел, аның өч абый-энесе дә умартачылык белән шөгыльләнә: Гафур – бизнес өчен булса, туганнары – күңел җылылыгы өчен.
Безнең белешмә: бал бактериягә, гөмбәчекләргә һәм вируска каршы тору чарасы буларак та кулланыла, ул кешенең энергетика дәрәҗәсен, яшәү тонусын арттыра һәм көч тә өсти. Салкын тигәндә төнгә бер чәй кашыгы бал белән бер стакан кайнар сөт эчсәгез, файдасын күрерсез.
Сәламәт булыйк!