Бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.
“Бу технология сыналган инде, ул, дымлылык 50% булганда, урып-җыюны 2 атнага алданрак башларга мөмкинлек бирә”, - диде Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.
Шуның белән киптерүгә чыгымнар һәм ашлык җыю комбайннарына йөкләнеш кими, югалтулар кими.
Марат Җәббаров хуҗалыкларда яссылатылган дымлы ашлыкны җиңсәләргә салу белән бергә, траншеяларга салуның да икътисадый яктан отышлы булачагын билгеләп үтте. Бу чакта полиэтилен җиңсәләргә ихтыяҗ юкка чыгачак, ашлык ныклап трамбовкалау аркасында консервацияләнә.
«Терлекчелекнең продуктивлыгын арттыру өчен шундый технологияләрне үзләштерергә кирәк, сәнәгать исә теләсә нинди күләмле тиз җитештерелә торган траншеяларны эшләп чыгара», - диде министр.
Яссылатылган ашлык куллануның уңай мисалы Мамадыш районының "Азык-төлек программасы АПК" ҖЧҖендә күзәтелә. Биредә төп культуралар: арпа, бодай, тритикале, кукуруз. Кукурузның яссылатылган бөртеген әзерләү, кыйммәтле ашлык киптерү агрегатыннан файдаланмыйча да, 15 МДж/ кг-га кадәр югары калорияле коры азык әзерләргә мөмкинлек бирә. Шул ук вакытта саклана торган 1 тонна ашлыкның үзкыйммәте 20% ка арзаная. 1 мең тоннадан 50 мең сумга кадәр акча янга кала.
Арпаны яссылату барышында шикәр күләме 1,7 тапкыр арта, ә крахмал эшкәртелмәгән ашлык белән чагыштырганда 28%ка кими.
Яссылатылган ашлыкны рационга кертү эре мөгезле яшь терлекләрнең тәүлеклек уртача артымын – 12 %ка, савымны 10 %ка кадәр арттырырга мөмкинлек бирә.