Әгәр сезнең күңелегездә күптән инде үзегезнең туган авылыгыз турында сөйләү, яраткан авылыгызның традицияләре һәм матурлыгы турында башкалар белән бүлешү теләге туган икән, хәзер шуны тормышка ашыра аласыз. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сезне “Минем кече Ватаным” конкурсында катнашырга чакыра.
Конкурс 7 номинациядә үткәрелә:
Конкурс 2 этапта уздырыла. Беренче этапта (15 августка кадәр) – заявкалар “Авылның мәдәни-тарихи мирасы” мәгълүмат порталы кабул ителә. Икенче этап кысаларында (31 октябрьгә кадәр) эксперт жюрисы конкурс эшләрен бәяли, конкурс номинантлары билгеләнә, конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасына әзерләнү һәм аны уздыру башкарыла.
Конкурс номинацияләре һәм конкурста катнашу кагыйдәләре турында https://nasledie-sela.ru/ сайтында укырга мөмкин.
Конкурс Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәмендә Россия авыл яшьләре берлеге тарафыннан уздырыла.