Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев социаль әһәмиятле авыл хуҗалыгы продукциясенә һәм азык-төлеккә бәйле вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штабның чираттагы утырышын уздырды.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, федераль башкарма хакимият органнары, АПК идарәсенең төбәк органнары, шулай ук тармак берлекләре һәм эре банклар вәкилләре катнашында узган чара барышында АПК эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре һәм Россия азык-төлек базарының тотрыклылыгын тәэмин итү буенча фикер алыштылар.
Дмитрий Патрушев билгеләп үткәнчә, беренче яртыеллыкта барлыкка кыенлыкларга да карамастан, чәчү буенча фараз күрсәткечләренең күбесе үтәлгән, ә 22 субъект хәтта арттырып үтәгән. Хәзерге вакытта Россиянең күпчелек өлешендә чәчү эшләре төгәлләнү стадиясендә тора. Гомумән алганда, ил буенча фаразланган мәйданның 97 %ы чәчелгән, бу - 50 млн гектардан артык сабан культуралары.
Татарстанда быел чәчү эшләре уңай һава торышы шартларында узды. Эшне оештыру һәм сыйфаты тиешле дәрәҗәдә иде. Сабан культуралары шытымнарының һәр җирдә сыйфатлы булуы күзәтелә. Быел язгы чәчү мәйданы 1,8 млн га тәшкил итә, ә барлык чәчү мәйданы - 2,8 млн. гектардан артык. Көньяк һәм Төньяк Кавказда урып-җыю кампаниясе башланырга тора.
Министр Россия аграрийларына – намуслы һәм фидакарь хезмәтләре өчен, ә АПК идарәсенең төбәк органнарына катлаулы шартларда чәчү эшләрендә тоткарлыклар булдырмауда күрсәткән һөнәри осталыклары өчен рәхмәт белдерде.
Шул ук вакытта, гомуми уңай фонда кайбер чатаклыклар да күзәтелә -чара барышында кайбер субъектлардагы катлаулы һава шартларына бәйле мәсьәләләр җентекләп каралды. Моннан тыш, утырышта авыл хуҗалыгы техникасы паркын яңарту, шул исәптән ташламалы лизинг программаларына булган ихтыяҗлар һәм ташламалы кредитлау механизмын гамәлгә ашыру мәсьәләләре дә каралды.
Кече хуҗалыкларга ярдәм турында сөйләгәндә, Дмитрий Патрушев төбәк механизмнарының методик ярдәмгә, сәүдә җайланмалары һәм техника сатып алуга ярдәм итүгә, стационар булмаган һәм мобиль сәүдәне үстерүгә юнәлдерелергә тиешлеген билгеләп үтте. Шул ук вакытта ярдәмнең төп чаралары кече һәм урта бизнес өчен сату базарларын үстерүгә ярдәм итәргә тиеш.