Татарстанда Кыр көне - 2020: Күргәзмәгә килүчеләр нинди техника күрәчәк?

2020 елның 16 июне, сишәмбе

Татарстанда 2 июльдән 4 июльгә кадәр «Татарстанда Кыр көне - 2020» кыр форматындагы иң зур күргәзмә узачак. Чарага әзерлек тулы куәткә бара. Күргәзмәдә бөртекле культураларның, көнбагышның һәм кукурузның яңа сортларын гына түгел, ә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен, шул исәптән безнең Татарстан җитештерүе өчен дә техниканың киң линейкасын күрергә мөмкин булачак.

Шуны әйтергә кирәк, Казан сугару техникасы заводы күргәзмәгә килүчеләр игътибарына «Казанка» су сиптерү машинасын тәкъдим итәчәк.

Киң колачлы, боҗралап хәрәкәт итә торган «Казанка» су сиптерү машинасы игенче-мелиораторлар тарафыннан хупланды. Заводта 2016 елдан башлап 100дән артык су сиптерү машинасы эшләп чыгарылган һәм монтажланган, алар бүген Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре кырларында уңышлы эшләп килә.

Заводта машинаны сугару системаларын җитештерү буенча дөньякүләм иң алдынгы тәҗрибәгә нигезләнеп эшләделәр һәм ул сыйфаты буенча да, тасвирламасы буенча чит ил аналогларыннан калышмый, шул ук вакытта 30-35%ка арзанрак. Күз алдына китерегез: машинаның җиде секцияле стандарт озынлыгы 444 метр. Бу бит ярты полкилометрга якын!

Җайланма белән авыл хуҗалыгы культураларының барлык төрләренә дә су сиптерергә мөмкин, аның вак тамчылар хасил итә торган махсус утыртмалары бар, болай иткәндә су тигез сибелә; реверс хәрәкәтләнү мөмкинлеге дә бар - машина сәгать теле йөрү юнәлешендә дә, кире юнәлештә дә хәрәкәт итә ала һәм, җир кишәрлекләрендә төрле культуралар булганда, су сиптерүне чиратлаштырырга мөмкин.

Машинада бер гидранттан икенчесенә күчү мөмкинлеге булу да аңа шактый өстенлек бирә. Машина түбән басым астында гидрантта су көче 3,5 атмосферага кадәр булганда да эшли, бу торбаүткәргечтәге басымны киметә һәм электр энергиясен 30-45 %ка кадәр янга калдыра.

“Казанка” – киләчәккә юл яру һәм ул Татарстанның күп кенә эре предприятиеләре - комплектлау әйберләре белән тәэмин итүчеләр катнашында дәүләт ярдәмендә эшләнде.

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International