Кыр үәбәрләре:Ютазыда иң оста сабанчы исеменә ярышлар узды

2020 елның 15 июне, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Ютазы муниципаль районының «Уңыш» ҖЧҖ кырында район механизаторлары өчен чираттагы конкурс узды.

«Илдә коронавирус инфекциясенә бәйле катлаулы хәл аркасында республика шәһәрләрендә һәм районнарында Сабантуйлар уздыру тыела. Халыкның иминлеген тәэмин итү кысаларында күрелгән мондый чараларны аңлау кыен түгел. Шул ук вакытта язгы кыр эшләрен югары нәтиҗәле башкарып, яхшы нәтиҗәләргә ирешкән авыл хезмәтчәннәренең хезмәте мактауга лаек», - ди Ютазы районы Башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шәфигуллин.

Беренче чиратта, җитештерү алдынгыларын бүләкләүдән башладылар. Акчалата премияләр 2020 елгы язгы кыр эшләрен башкаруда иң яхшы дип танылган авыл хуҗалыгы предприятиеләренә, механизаторларга, шулай ук ел дәвамында иң күп сөт сауган сыер савучыларга тапшырылды.

Чараны игенчеләр дәвам итте. Алар үзләренә беркетелгән мәйданда сөрү буенча көч сынаштылар. Иң оста сабанчы исеме өчен көрәш барган арада, район Мәдәният йорты артистлары терлекчеләр өчен үзләренең матур җырларын башкардылар. Чараны оештыручылар беркемне дә бүләксез калдырмадылар.

Ниһаять, ярышларның иң кызган көне ахырына якынлашты. Җиңү мәнбәренә иң яхшы механизаторлар күтәрелде. Беренче урын өчен көрәштә Рамил Басыйров (Нәбиуллин И.М. КФХсы) җиңде, 2 нче урынны Дамир Гәрәев (Гәрәев Р. Р. КФХсы) алды, 3 нче урынны Рөстәм Кәримов («АгроМир» ҖЧҖеннән алды.

"Фигуралы йөртү" номинациясендә 1 нче урынны Фәнил Мәҗитов («Уңыш» ҖЧҖеннән) алды, 2 нче урынны - Илдар Хикмәтов (Әхмәтшин Ф. Ф. КФХсы), 3 нче урынны Василий Жидков (Вафауллин А. А. КФХсы) яулады.

Барлык җиңүчеләргә һәм катнашучыларга Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә Ютазы районында бар куәткә терлек азыгы әзерләү бара. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә 2 500 га мәйданда күпьеллык үлән чаптырылган, 2000 тонна печән һәм 5 600 тонна сенаж әзерләнгән.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International