Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәме белән бакчачыларга 17 км керү юлларын һәм 18 км электр линияләрен ремонтлыйлар

2020 елның 17 июне, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында видеоконференция режимында ZOOM системасында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов җитәкчелегендә министрлыклар һәм ведомстволар, Татарстан Бакчачылар берлеге, муниципаль районнарның башкарма комитетлары вәкилләре катнашында киңәшмә узды, анда 2020 елның 1 яртыеллыгында коммерциягә карамаган бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләренең инженерлык инфраструктурасының тышкы объектларын капиталь ремонтлау барышы турында фикер алыштылар.

2020 елга Татарстанда, катлаулы эпидемиологик вәзгыятькә карамастан, капиталь ремонт буенча шактый эш башкару планлаштырылган.

Электр челтәре хуҗалыгы объектлары буенча 12 муниципаль районда 59 СНТ билгеләнгән. 18 км электр линияләрен һәм 75 КТПны реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча эшләр башкару планлаштырыла, аңа 100,0 млн сум (НДС белән) акча бүлеп бирү каралган. Бүгенге көндә капиталь төзелеш объектларына смета хакының дөреслеген тикшерүне раслау өчен һәм эшләр проектлауга техник биремне раслау өчен документлар тапшырылган инде.

Шулай ук 22 СНТ чикләренә кадәр 17 км.-дан артык керү юлларын капиталь ремонтлау планлаштырыла. Хәзерге вакытта проект-тикшеренү эшләре тулысынча башкарылган, торглар процедурасы башланган. Объектларның бер өлешенә дәүләт контрактлары да  төзелгән инде.

Су белән тәэмин итү объектлары һәм каты калдыклар мәйданчыклары буенча - каты калдыклар мәйданчыкларын һәм хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү системаларын ремонтлау буенча төзү-монтаж эшләренә дәүләт контрактлары төзелгән. Бүгенге көндә 5 скважина борауланган һәм 11 су җыю каланчасы куелган.

Барлык эшләрне 2020 елның 1 сентябренә кадәр төгәлләү планлаштырыла.

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International