Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы делегациясе Свердловск өлкәсендә булды. Сәфәрнең максаты -аграр белем бирү һәм селекция-орлыкчылык эшчәнлеге өлкәсендә тәҗрибә уртаклашу һәм казанышларны өйрәнү.
Теләче районының Үзәк авылында «Август-Теләче» агрофирмасында җитештерүчәнлеге 50 т/сәг. булган ашлык киптерү комплексын төзи башладылар.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы авыл мәктәпләре укучыларын «АгроНТИ-2021» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра, конкурс 5 – 10 сыйныф укучылары арасында өч яшь категорияләре һәм түбәндәге биш юнәлеш буенча уздырыла:
Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы оешмаларында терлекчелек тармагының 2021 елның гыйнвар ае нәтиҗәләре турында сөйләде.
Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров эш визиты белән Бөгелмә муниципаль районында булдылар. Сәфәр кысаларында алар сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, Бөгелмә районының агросәнәгать комплексы, мәгариф, мәдәният һәм социаль яклау учреждениеләре продукциясе күргәзмәсен карадылар.
Бүген Тукай районында алдынгыларның традицион слеты узды. Чарада район башлыгы Фаил Камаев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, оешмалар-предприятиеләр җитәкчеләре һәм, әлбәттә инде, авыл хезмәтчәннәре һәм барлык хуҗалык тармаклары хезмәткәрләре катнашты.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 2020 елда сөтчелек юнәлешендәге нәсел хуҗалыкларының эшенә йомгак ясау һәм 2021 елга бурычлар билгеләү буенча киңәшмә узды.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов Лениногорск районы Советы утырышында катнаштылар. Визит барышында алар җитештерү тулысынча автоматлаштырылган күпьеллык үлән орлыкларын чистарту заводын карадылар.
Татарстан Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты (ТатНИИСХ) галимнәре биология фәннәре кандидаты, әйдәүче фәнни хезмәткәр Александра Фадеева җитәкчелегендә борчакның генетик ресурсларын мобилизацияләү һәм югары уңдырышлылык һәм сыйфат потенциалын гамәлгә ашыруга юнәлтелгән эшкәртү технологиясе элементларын камилләштерү нигезендә үсемлек аксымын җитештерүне интенсификацияләү алымнарын эшләделәр. Тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды.
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан кулланучылар берлегенең гомуми хисап җыелышында катнашты.