Кыр хәбәрләре:язгы бөртекле культуралар чәчүгә республиканың 37 районы игенчеләре чыкты

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Республика кырларында язгы кыр эшләренең киеренке һәм җаваплы чоры бара. Бүгенге көндә язгы чәчү 183,8 мең га башкарылган, шулардан язгы һәм бөртекле культуралар 159,6 мең га, шул исәптән арпа - 124,2 мең га, шикәр чөгендере - 5,2 мең га.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, бүгенге көнгә Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Минзәлә, Сарман, Тәтеш һәм Тукай районнары игенчеләре шикәр чөгендерен чәчүгә керештеләр.

"Чөгендер чәчү эшләрен районның өч агрофирмасы - «Сарман», «Җәлил» һәм «Нөркәй» алып бара. Бүгенге көнгә чөгендер 664 гектарда чәчелгән. Район буенча барлыгы 1222 гектарда чәчү планлаштырыла", - ди Сарман районы авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Альберт Шәрипов.

Республиканың 37 районы игенчеләре язгы бөртекле культураларны чәчүгә керештеләр, болар:Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары.

Язгы бодай чәчүгә Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Буа, Чүпрәле, Кама Тамагы, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Мөслим, Нурлат, Спас, Тәтеш, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары игенчеләре кереште.

Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Арча, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Зәй, Кайбыч, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Сарман, Спас, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары аграрчылары арпа чәчүгә керештеләр.

Солыны Әгерҗе, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Алабуга, Лаеш, Лениногорск, Мамадыш, Яңа Чишмә, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Тәтеш, Тукай, Чирмешән һәм Чистай районнары аграрчылары чәчә.

Азнакай, Аксубай, Актаныш, Алексеевск, Әлки, Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Чүпрәле, Зәй, Лениногорск, Мамадыш, Минзәлә, Нурлат, Сарман, Тәтеш, Тукай, Теләче, Чирмешән һәм Чистай районнары игенчеләре борчак, ячмык һәм нут чәчүгә керештеләр.

Горчица чәчү буенча Түбән Кама, Зәй, Аксубай, Әлмәт һәм Нурлат районнарында яхшы эш темпы күзәтелә.

Горчица чәчү буенча яхшы эш темпы Түбән Кама, Зәй, Аксубай, Әлмәт һәм Нурлат районнарында күзәтелә.

Азнакай, Аксубай, Әлки, Буа, Зәй, Яңа Чишмә, Нурлат, Сарман, Чирмешән, Чистай һәм Ютазы районнары игенчеләре көнбагыш чәчүгә керештеләр. Тулаем республика буенча чәчү эшләрен 1 млн. 766 мең га мәйданда башкару планлаштырыла.

2021 елгы кыр эшләренең барышы турында тулырак мәгълүмат белән безнең рәсми сайтта Оператив мәгълүмат бүлегендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International