Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кыргызстанның һәм Татарстанның авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәттәшлек мәсьәләләре хакында фикер алыштылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хезмәттәшлекнең перспектив юнәлешләрен билгеләү максатыннан Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Гөлнара-Клара Самат җитәкчелегендәге Кыргызстан Республикасы делегациясе белән очрашты.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Рафаэль Фәттахов, «Рацин» АҖенең «Хәләл» продукция экспортлау проекты җитәкчесе Рөстәм Гайнуллов, «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин һәм башка җаваплы затлар катнашты.

 Очрашуны ачып, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Татарстанның агросәнәгать комплексы үзенчәлекләре һәм хезмәттәшлек өчен мөмкин булган юнәлешләр турында сөйләде.

2020 ел нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы продукциясе Кыргызстан Республикасына 3,3 млн доллар күләмендә экспортланды. Төп өлеш - 46 % көнбагыш маена туры килә – 1,5 млн. долларга 1,7 мең тонна җибәрелгән. Экспорт буенча икенче урында – соуслар әзерләү өчен продуктлар, печенье, вафли һәм башка кондитер әйберләре.

 “Татарстан Республикасының тәэмин итү күләмнәрен арттыру буенча мөмкинлеге шактый, шул исәптән “Хәләл” стандартлары буенча җитештерелгән югары сыйфатлы продукция белән тәэмин итү буенча да. Узган ел без әлеге продукцияне экспортлауны арттырып, 2,5 млн. доллар күрсәткечкә җитә алдык”, - диде Марат Җәббаров.

Татарстан Республикасы бөртекле культуралар орлыклары, бөртекле, кузаклы культуралар, җитен, горчица, бәрәңге, көнбагыш мае, шрот, көнбагыш сыгынтысы, грануллы чөгендер сыгынтысы, шикәр, он экспортлый ала, шулай ук республика предприятиеләре җитештергән сөт продуктларын һәм авыл хуҗалыгы техникасын экспортка җибәрә ала.

“Без югары маржиналь, экспортка юнәлдерелгән продуктлар җитештерү, сөт һәм ашлыкны тирәнтен эшкәртү кебек уртак инвестицион проектларны гамәлгә ашыру буенча хезмәттәшлеккә әзер. Безнең республика сөт җитештерү буенча Россиядә лидер булып торганлыктан, безнең белән бергә проектта катнашачак соинвестор безне кызыктыра”, - дип өстәде министр.

 Кунакларда «Агрополия» мәгълүмат платформасында АПКны цифрлаштыру аеруча кызыксыну уятты. «РИВЦ» АҖ генераль директоры Нияз Хәлиуллин портал һәм дөньяның теләсә кайсы почмагында белем алырга мөмкинлек бирүче «Агронлайн» онлайн-мәктәбе эше турында сөйләде.

Очрашу ахырында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Кыргызстан Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Вәкаләтле Илчесе Гөлнара-Клара Саматка Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының 100 еллыгына багышланган «Сынаулар һәм җиңүләр гасыры. Кешеләр һәм җир тарихы» дигән китап бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International