Белорус тракторлары аграрийларга язгы кыр эшләре вакытында ярдәмгә киләләр

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Белорус тракторлары базарда үзләрен күптән күрсәтте инде. 2003 елда алар Алабугада җитештерелә башлады. Бүген "МТЗ-Татарстан" - бөтен Идел буе һәм Урал кырларын машиналар белән төп тәэмин итүче.

“Безнең өчен Татарстан туган йорт кебек. Биредә безнең җитештерү мәйданнары бар. Монда 80 млн. доллар чамасы инвестиция керттек. Без аграрийларга һәрвакыт уңай  шартлар булсын дип тырышабыз”, - дип билгеләп үтте Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге мактаулы консулы, “МТЗ-Татарстан” компаниясе директоры Константин Анисимов.

Тракторлар күргәзмәсе «Сельхозснаб Киндери» мәйданчыгында оештырылган иде. Яңалыкларны карарга бөтен республикадан аграрийлар килде. Хәзер республика кырларында һәм фермаларында мондый машиналар 7,5 меңгә якын.

 «Безнең районда 300 дән артык техника бар. Алар үзләрен яхшы яктан гына күрсәттеләр. 1990 нчы елларда чыгарылган тракторлар да бар һәм алар әле дә әйбәт эшлиләр», - дип тәэсирләре белән уртаклаша Балтач районы авыл хуҗалыгы идарәсенең механикалаштыру буенча консультанты Ришат Нуриев.

"Белоруслар" басуларда гына эшләми. Мәсәлән, терлекчелектә аларны азык тарату җайланмасын көйләп кулланалар. Ә щетка һәм башка җайланмалар белән трактор шәһәр урамнарын кардан һәм пычрактан чистартырга мөмкин.

 Аграрийлар МТЗ тракторын һәм аларга запас частьләрне Сельхозснабтан сатып ала алалар. Аның вәкиллеге республиканың 11 районында бар. Бу авыл халкына техниканы ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү мәсьәләләрен оператив хәл итәргә мөмкинлек бирә.

“Бүген Биектау районында трактор заводы вәкиллеге ачылды. Алабугада күпләп сата торган завод бар, ә без ваклап сатабыз” , - ди “Сельхозснаб Киндери” ҖЧҖ директорлар советы рәисе Фәнис Гатин. Техниканың ышанычлы булуы язгы кыр эшләре вакытында аграрийларга ярдәм итә, ә аларның хәзер иң кызган чагы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International