«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре республикада көзге культуралар кырларын аралап алып тикшерделәр һәм 2021 елның 22 апреленә аларның торышын бәяләделәр.
Татарстанда көзге бөртекле культураларның һәлак булуы 7,6 мең га мәйданда билгеләнгән, бу республикада көзге культуралар чәчүлекләренең гомуми мәйданыннан 1,4% тәшкил итә.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы үткәргән тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, көзге культуралар куаклану фазасында.
Татарстанда көзге культуралар (көзге бодай, арыш, тритикале) 554,6 мең га мәйданда чәчелгән, шулардан 395,8 мең га – яхшы хәлдә, 133,9 мең га - канәгатьләнерлек хәлдә, 24,9 мең га - начар хәлдә. Шул ук вакытта һәлак булган көзге культураларның иң күп мәйданы Мамадыш районында теркәлгән – ул 4,11 мең га тәшкил итә.
Районнар буенча көзге культуралар чәчүлекләренең һәлак булуы турында белешмәләр (2021 елның 22 апреленә)
Районнар исемнәре |
Мәйданы, мең га |
Аксубай |
0,5 |
Актаныш |
0,186 |
Әлмәт |
0,8 |
Югары Ослан |
0,945 |
Кукмара |
0,05 |
Лениногорск |
0,082 |
Мамадыш |
4,11 |
Спас |
0,23 |
Ютазы |
0,66 |
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе урынбасары Любовь Занина хәбәр иткәнчә, әлеге учреждение белгечләре аграрийларга көзге культураларның торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә торган чаралар күрергә киңәш итә. Бу, аерым алганда:
-гектарга 100-150 кг исәбеннән азотлы ашламалар белән тукландыру. Көзге культураларны яз көне һаваның максималь температурасы +6°С, ә уртача тәүлеклеклек +1 булганда тукландыру өчен иң кулай вакыт санала;
-туфрак физик өлгергәч, аның өске катламын ныгыту, ашламаларны үтемле итү, кырларны чүп үләннәрдән, корыган һәм авырулардан зарарланган яфраклардан арындыру өчен чәчүлекләрне тырмалау. Кыштан сирәкләнеп чыккан җир кишәрлекләрендә тырмаларга киңәш ителми. Биредә үсемлекләрне азотлы тукландырырга тәкъдим ителә;
-көзге культуралар 50%тан артык һәлак булган кишәрлекләрдә - тан арпа чәчү;
-тычкансыман кимерүчеләргә каршы көрәш.
22 апрельгә алынган оператив мәгълүматларга караганда, Татарстанда көзге культураларны тукландыру 447,7 мең га мәйданда башкарылган, бу фараздан 82% тәшкил итә, күпьеллык үләннәр – 238,2 мең га, ягъни 54%. Көзге культураларны тырмалау 128,3 мең га мәйданда башкарылган, ягъни 23,4%, күпьеллык үләннәр – 264,6 мең га, ягъни 59,5%.
БӨРТЕКЛЕ КӨЗГЕ КУЛЬТУРАЛАР КОРТКЫЧЛАРЫ
Бөртекле культураларга зыян сала торган ябышкак чебеннәрнең кышлыктан уянган санын билгеләү өчен «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре 22,9 мең га мәйданнан алынган көзге культураларның сабакларына анализ ясады, шундый чебеннәр личинкаларыннан зыян күргән 1,2 мең га яисә 5,2% җир булуы ачыкланды.
Тикшерелгән кырларда швед чебененнән 2%тан алып 4%ка кадәр - төп сабаклар, 6,7%тан алып 12%ка кадәр өстәмә сабаклар зыян күргән. Швед чебененең личинкалары саны бер кв. метрга уртача 8,5 данә тәшкил итә, иң күбе – 1 кв. метрга 25 данә(Чистай районы, көзге арыш,30 га).
Швед чебененең личинкасы белән төп сабак җәрәхәтләгәндә, яшь үсемлек һәлак була яки уңышны 50%тан артыкка киметә. Ян сабаклары зарарлану уңышны кискен югалтуга китерми.
Көзге чебеннән 2,1%тан алып 5% ка кадәр - төп сабакларга, 2,9%тан алып 10%ка кадәр өстәмә сабакларга зыян килгән. Көзге чебен личинкаларының саны 1 кв. метрга 5 данәдән 15кә кадәр тәшкил итә (Чистай районы, көзге арыш, 30 га).
Көзге чебеннең бер личинкасы 3тән 5 сабакка кадәр зыян китерә. Төп сабак һәлак булган очракта, бер үсемлектән уңыш югалту – 40-60%, ян сабаклары зыян күргән очракта, 18 - 22% тәшкил итә.
КӨЗГЕ БӨРТЕКЛЕ КУЛЬТУРАЛАР АВЫРУЛАРЫ
Атна дәвамында «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тарафыннан 23,4 мең га мәйданда авыруларны ачыклау максаты белән көзге бөртекле культуралар тикшерелде. Нәтиҗәдә, барлыгы 35,9 мең га чәчүлек тикшерелде.
Кар күгәреге 12,3 мең га мәйданда ачывкланды, бу тикшерелгән мәйданның 34,3%ын тәшкил итә. Авыру уртача 2,5% җирдә таралган. Иң күбе - 24%, Арча районында 130 га көзге арыш чәчүлегендә табылды.
Склеротиниоз 6,2 мең га мәйданда табылды, бу тикшерелгән мәйданның 17,3%ын тәшкил итә. Авыру уртача 3,7%тан 18%ка кадәр мәйданда таралган. Иң күбе - 18%, Арча районында 126 га көзге арыш мәйданында табылды.
Тамыр череге Тамыр череге уртача 3% мәйданда таралган. Иң күбе – 14%, Бөгелмә районында 76 га көзге бодай җирендә. Бу авырудан икътисадый зарар чиге - ул үсемлекләрнең 14-16%ына кадәр таралырга мөмкин.
Тамыр черегеннән зур зыян килгәндә, үсемлекләрнең сабагы агара, төссезләнә, башаклар купшыклана һәм ашлык коела.
ТЫЧКАНСЫМАН КИМЕРҮЧЕЛӘР
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре тычкансыман кимерүчеләрне ачыклау өчен 47,3 мең га авыл хуҗалыгы җирләрен тикшерделәр. Тикшерелгән җирләрдә корткычлар 33,6 мең га, ягъни 71% мәйданда оялаган.
Көзге культураларда тычкансыман кимерүчеләрнең уртача саны – гектарга 7,4 оя, иң күбе - 33 оя (Чистай районы, 70 га көзге бодай).
Күпьеллык үләннәр мәйданында тычкансыман кимерүчеләрнең уртача саны – гектарга 18,4 оя, иң күбе – 50 (Азнакай районы, люцерна, 143 га).
Икътисадый зарар чиге:көзге культуралар чәчүлекләрендә, бакчаларда – гектарга 30 оя, күпьеллык үләннәр җирендә – гектарга 70 оя. Тычкансыман кимерүчеләргә каршы парландырылган ашлык + бродифан (агуланган алдавычлар әзерләү һәм аларны күселәрне, тычканнарны юк итү максатында куллану өчен чара) нәтиҗәле эшли. Препаратның нәтиҗәлелеге 90% һәм аннан да күбрәк булырга мөмкин.
Саранча корткычларының һәм корткыч болын күбәләге личинкаларының кыш чыккан запасларын ачыклауга тикшерү
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләре күпьеллык үләннәрне һәм яткын җирләрне шулай ук саранча корткычларының кубышкаларын (эчендә йомыркалар салынган капсула) һәм корткыч болын күбәләгенең кузыларын (коконнарын) ачыклау өчен тикшерделәр. 7,1 мең га мәйданда җир казылды, саранча корткычларының күпләп, шулай ук азлап оча торган төрләренең кубышкалары да, шулай ук корткыч болын күбәләгенең кузылары (коконнары) да табылмады.
2021 ЕЛГЫ ЧӘЧҮ КАМПАНИЯСЕНЕҢ БАРЫШЫ ТУРЫНДА
Быел республикада сабан культураларын чәчү гадәттәгечә башланды, әмма узган елга караганда ике атнага соңрак. Язгы бөртекле культураларны чәчүгә беренчеләрдән булып Чирмешән, Аксубай, Буа районнары керештеләр.
«Татарстан Республикасының Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе» ФДБУ мәгълүматлары буенча, бер метр туфрак катламында продуктив дым запасы яхшы(165 мм һәм аннан күбрәк), Кайбыч һәм Бөгелмә районнарында - канәгатьләнерлек (140-145 мм).
Туфракның сөрүлек катламында продуктив дым запаслары бөтен җирдә җитәрлек дип бәяләнә(продуктив дым 25 мм-дан артык).