Рөстәм Миңнеханов Теләче районында яңа катнаш азык үзәгендә һәм 100 башка исәпләнгән бозаулар абзарында булды

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Теләче муниципаль районында булды.

Бу районга эш сәфәре барышында Рөстәм Миңнеханов «Агролак» ҖЧҖ эшчәнлеге белән танышты, яңа катнаш азык җитештерү үзәгендә һәм 100 башка исәпләнгән бозаулар абзарында булды.

Рөстәм Миңнехановка язгы кыр эшләренең барышы, минераль ашламалар кертү күләмнәре һәм минераль ашламалар запаслары турында сөйләделәр. Теләче районы хуҗалыкларында кулланыла торган минераль ашламалар күргәзмәсе оештырылган иде.

Теләче районының «АгроЛак» ҖЧҖендә яңа катнаш азык үзәге эшли башлаган. Бина хуҗалык көче белән төзелгән. Яңа катнаш азык үзәге бер үк вакытта 3 мең тонна бөртекле фураж салырга мөмкинлек бирә. Катнаш азык җайланмасы сатып алынган һәм урнаштырылган, эре мөгезле терлекләр өчен берничә төр катнаш азык җитештерелә. Киләчәктә эре мөгезле терлек һәм кош-кортлар өчен тулы рационлы гранулалы азык җитештерү линиясе төзү планлаштырыла.

Хуҗалыкта шулай ук 100 баш танага исәпләнгән бозаулар абзары (бер катлы бина) файдалануга тапшырылган.

Очрашуда катнашучылар республика җитәкчелегенә авылга ярдәм итү буенча программаларны гамәлгә ашырган өчен рәхмәт белдерделәр.

Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, районда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәм күрсәтүнең ничек гамәлгә ашырылуы белән кызыксынды. Шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручыларга нәселле терлек, яшь кош-корт сатып алуга чыгымнарның бер өлешен каплауга субсидияләр бирү мәсьәләсе дә күтәрелде.

Татарстан Республикасы Президенты белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары - Татарстан Республикасы Президентының Территорияләр белән эшләү идарәсе башлыгы Илнур Гарипов, Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов йөрделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International