«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалында орлыклар документларын фальсификацияләү очракларын ачыкладылар

2021 елның 27 апреле, сишәмбе

Орлыклар материалын агулауның сыйфаты «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан филиалы белгечләрендә борчу тудыра.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре Татарстанга кайтарылган кукуруз орлыгының биштән бер өлешендә диярлек агулау нормасыннан тайпылышлар булуын ачыклады. Бу хакта учреждениенең Сынау үзәгендә сөйләделәр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларга караганда, 2021 елда «Россия авыл хуҗалыгы үзәге»нең Татарстан Республикасы филиалы Сынау үзәгендә хәзерге вакытта 485 тонна(80 партия) кукуруз орлыгының агулау сыйфаты тикшерелгән. Бу агымдагы елның 23 апреленә республикага кайтарылган орлыкларның күләменнән 25% тәшкил итә. Анализ нәтиҗәләреннән күренгәнчә, тикшерелгән орлык күләменнән 89,1 тоннада(23 партия) агулау нормасыннан тайпылышлар ачыкланды. Башкача әйткәндә, филиал белгечләре республикага кайтарылган кукуруз орлыгының 18,4 %ында, ягъни биштән бер өлешендә диярлек агулау нормасыннан тайпылышлар булуын ачыкладылар. Шул ук вакытта, учреждение белгечләре сүзләренә караганда, орлыкларның өч партиясендә сертификатта күрсәтелгән тәэсир итүче матдәләрнең - Тиаметоксам, Бифентрин, Тирамның булмавы ачыкланды.

«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы Сынау үзәге җитәкчесе Лилия Хәбибуллина:«Орлыкларны корткычлардан якларга тиешле инсектицид агулагыч документларын фальсификацияләү барыннан да ешрак очрый. Ә бит инсектицид агулагыч белән эшкәртелмәгән орлыкларны чәчү – хәтәр эш. Кукуруз шытымнарының зур өлешен щелкун суалчаны (проволочник) (Elateridae) юкка чыгарырга мөмкин, ә рапсның, горчицаның яшь шытымнарын - вак кара коңгызлар (крестоцветные блошки), бөртекле культураларны ашаучы икмәк коңгызлары (полосатые блошки) (Phyllotreta vittula) һәм башка зарарлы бөҗәкләр яратып ашыйлар. Аерым алганда, безнең лабораториядә тикшерү барышында шунысы ачыкланды, орлык материалы белән тәэмин итүчеләрнең берсе инсектицид агулагыч белән эшкәртелмәгән орлыкларның иске партиясен саткан, ә документларда фунгицид һәм инсектицид белән эшкәртелгән яңа партия орлыклар дип күрсәтелгән».

Филиал белгечләре сүзләренә караганда, сыйфатлы орлык материалы – югары уңыш нигезе. Әмма нинди генә сыйфатлы орлык материалы булмасын, аны агуламыйча туфракка чәчкәннән соң берничә көн эчендә ул һәлак булырга мөмкин. Эш шунда ки, туфракта аны корткычлар һәм патоген микрофлора каршы ала, ә дымлы мохиттә орлыкның үзенең тышчаларында инфекция активлаша.

Нәкъ менә шуңа күрә орлыкларны агулагычлар белән эшкәртү мөһим. Хуҗалыкларның чәчү алдыннан орлыкларны агулауга тоткан чыгымнары өстәлгән уңыш белән күп тапкырлар каплана, ә игелә торган культураларның югары уңышы авыл хуҗалыгы җитештерүенең гомуми рентабельлеген арттыра. Агулагычларны куллану үсемлек тамырларының черүен уртача 1,5-2 тапкыр киметә, ә орлык аша гына бирелә торган авырулар (мәсәлән, головня) агулау аркасында гына нәтиҗәле контрольдә тотылырга мөмкин, дип раслыйлар экспертлар.

Тик агулау процессы үзе дә контроль таләп итә. Агулауның сыйфатын лаборатория шартларында ачыклау - чәчү кампаниясе алдыннан әзерлек эшләрен башкарганда аеруча мөһим чара.

Лилия Хәбибуллина:“Орлыкларны агулауның сыйфатын күреп ачыклап булмый. Лабораториягә анализга кергән орлык үрнәкләренең буялган булуы күренеп торуга карамастан, анализ нәтиҗәләре буенча аларда агулау нормасының ике мәртәбә диярлек ким булу яисә агулагычның бөтенләй булмау очраклары бар. Чөнки буяу – ул бары тик сигнал төсе генә, ул ашлыкның агулы булуын гына кисәтә, ә тәэсир итү матдәсенең асылын гарантияләми. Агуланган орлык материалының сыйфатын лаборатор анализ гына иң төгәл һәм дөрес күрсәтә”.

Агулагычларны куллану нормаларын арттыру (шундыйлар очрый) орлык шытымнарына агулы (токсик) йогынты ясарга, алга таба аларның үсү көчен киметергә мөмкин. Шуңа күрә бу күренеш тә, препаратны куллану нормасы ким булгандагы кебек, тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

Орлыкларны агулау сыйфатын тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләргә бәйле рәвештә, «Россия  авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы белгечләре хуҗалыкларга агулау машиналарын норматив документлар нигезендә препарат чыгымына туры китереп, җентекләп көйләргә, агулагычны тәэсир итү матдәсенең булу-булмавына тикшерергә киңәш итәләр. Ә читтән кертелә торган орлыкларны, һичшиксез, агулагыч белән эшкәртелү сыйфатына тикшерергә кирәк. “Моннан тыш, без аграрийларга агулагыч яки агуланган орлыклар сатып алганда сертификатның һәм сынау беркетмәсенең чын булуын тикшерергә киңәш итәбез”, – дип билгеләп үтте Лилия Хәбибуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International