Аграрийлар игътибарына:сыерларга профессиональ «педикюр» кирәк

2021 елның 28 апреле, чәршәмбе

Тоякларны профессиональ чистарту - эре мөгезле терлекләр сәламәтлеген профилактикалауның бик мөһим элементы. Тоякларда проблемалар булу хәрәкәтләнүне киметә, аппетитны начарлата һәм хәтта хайванның үлеменә китерергә мөмкин. Белгечләр тоякларны профессиональ лекалалар буенча чистарталар.

Мәсәлән, «Август-Мөслим» сөтчелек комплексы базасында шушы көннәрдә белгечләр-ортопедлар тоякларны функциональ чистарту буенча укулар узган. Чара барышында ветеринария табиблары Удмуртиядә эшләнгән яңа станокны сынап карадылар.

"Педикюр"га беренче булып килгән сыер башта бик гаҗәпләнде. Ә соңыннан, күрсәтелгән хезмәтләр аңа ошады, дип уйладым мин», - дип сөйли «Август-Агро» ИК баш технологы Наталия Козлова.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, «Август-Мөслим»дә 1871 баш мөгезле эре терлек исәпләнә. Терлекләр саны Германиядән кайтарыла торган голштино-фриз токымлы күп сөтле таналар белән тулыландырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International