ЯҢАЛЫКЛАР


7
август, 2018 ел
сишәмбе

Оператив белешмәләр буенча,  7 августка  Татарстанда   быелгы  уңыш  ашлыгы   426,6 мең га мәйданда  җыелган, бу  барлык  чәчүлек  мәйданының 28,7 %ын  тәшкилитә.

Аксубай муниципаль районында  көзге  культураларны  җыю  ахырына  якынлаша.  Оператив белешмәләргә   караганда,  7 августка  районда   10 мең га мәйланда   27,9 мең тонна көзге  бодай  суктырылды, уртача  уңыш  –    28 ц/га. Көзге   бодай 585 гектар мәйданда   2,1 мең тонна  җыеп алынды, уртача  уңыш  –   36,1 ц/га.


6
август, 2018 ел
дүшәмбе

Баулы    районы  кырларында   көзге  арыш  белән  көзге  бодай җыялар. Оператив белешмәләргә   караганда, районда  4,9 мең  га мәйдан суктырып җыелган, бу  фараздан 17,2% тәшкил   итә, шуннан  11 мең тонна  ашлык     кайтарылган,  бер   гектардан    уртача   уңыш    22,4 центнер чыга.

Оператив  белешмәләр буенча  6 августк  Татарстанда 390,3 мең га  мәйданда   1129,5 мең тонна   а   ашлык  суктырылган, бер гектардан   уртача уңыш  28,9 центнер тәшкил  итә. 

Урак  өстендә агитбригадаларның,  кырларга килеп, игенчеләр белән  очрашулары матур  гадәткә  керде.  

2018 елның  10 октябреннән  13 октябренә  кадәр  Мәскәүдә  ВДНХда   Россия  агросәнәгать күргәзмәсенең   20 нче  юбилей  елы чарасы  узачак, ул – Россия  агросәнәгать комплексындагы  төп вакыйгаларның   берсе.   


4
август, 2018 ел
шимбә

Татарстанда  урып-җыю эшләренең  барышы  турында  Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры  Марат Әхмәтов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган  шимбә  көн  киңәшмәсендә  сөйләде. 

Кама  Тамагы  районында  уракның  кызган  чагы. “Нармонка” агрофирмасы”  ҖЧҖ 2  нче филиалының  Варваринский  бүлекчәсе  кырларында Теньки авылыннан  Чернеевлар гаиләсе эшли.


3
август, 2018 ел
җомга

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов  Спас  һәм Әлки муниципаль районнарында  урып-җыю  эшләренең  барышы  белән танышып кайтты.

"Зәй" АФ  ҖЧҖ игенчеләре көзге   бодай  уңышын җыюны   төгәлләделәр.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International