Татарстан Республикасы «Уңыш» ФСО авыл командалары арасында спорт туризмы буенча ярышлар уздырды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

2018 елның 6 - 8 июлендә Татарстан Республикасы Азнакай муниципаль районының Алферовка авылында авыл командалары арасында җәяүле дистанцияләрдә спорт туризмы буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. ярышларны «Сәламәтлек» XV авыл Спартакиадасы кысаларында “Уңыш” физкультура-спорт җәмгыяте оештырды.

Ярышларда Татарстан Республикасы районнарыннан командалар катнашты. Барлык катнашучылар саны 100гә якын иде. Ярышлар ирләр һәм хатын-кызлар арасында гомумкоманда һәм шәхси зачетларда узды.

Команда зачетында өч көнлек йомгаклар буенча 1 урынны Кукмара районы командасы алды 2 урынны – Азнакай районы командасы, 3 нче урында –Тукай районы командасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International