Татарстан Республикасы Дәүләт Советында “Авыл территорияләрен үстерү системасында кооператив хәрәкәт” темасына фәнни-гамәли конференция узды. Конференция һәр елны 7 июльдә билгеләп узыла торган была Халыкара кооперация көненә багышланган иде.
Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Законнар һәм хокук куллану практикасы мониторингы комиссиясе рәисе Юрий Камалтынов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук Башкортостан Республикасыннан, Мәскәү, Ульян һәм Кострома өлкәләреннән галимнәр һәм практиклар, Татарстаннан һәм Россиянең башка төбәкләреннән крестьян-фермер хуҗалыклары, кооператив оешмалары вәкилләре катнашты.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов
Заместитель үз чыгышында шәхси ярдәмче хуҗалыкларда җитештерелә торган продукция күләмнәрен билгеләп узды: бүгенге көндә 127,4 мең тонна ит (республикада җитештерелә торган барлык күләмнең 26%ы) һәм ярты миллион тоннадан артык счөт җитештерелә (550,7 мең тонна, 30%).
«Без авылда авыл хуҗалыгы кооперациясен ни дәрәҗәдә үстрерәбез, шул дәрәҗәдә авыл хуҗалыгы җитештерүен арттыра һәм авыл тормыш рәвешен саклап кала алабыз» ,- дип ассызыклады ул.
Бүгенге көндә республикада 1200 гаилә фермасы һәм 450 меңнән артык шәхси ярдәмче хуҗалык исәпләнә, 5 меңләп крестьян-фермер хуҗалыгы исәпләнә. Татарстанда авылда фермерларга ярдәм итү буенча 20дән артык программа эшли, республика бюджетыннан терлек һәм технологик җайланмалар сатып алуга, юллар, кече фермалар төзүгә субсидияләр бирелә.
Министр фикеренчә, халыкның эшлекле активлыгын арттыру — авыл территорияләрен торгызуда төп фактор. «Актив кешеләрне берләштереп, кооперация ялгыз гына хәл итеп булмый торган бурычларны һәм проблемаларны системалы рәвештә хәл итәргә ярдәм итә», — диде ул.
Кооператив хәрәкәтне үстерү “өстән” кабул ителгән карарларга гына бәйле түгел, ул муниципаль берәмлекләрдә муниципалитетларның активлыганннан да күп тора, шуңа күрә муниципаль берәмлекләрдә кооперацияне үстерү белән шөгыльләнә торган аерым кеше билгеләнеп куелырга тиеш, - дип саный Марат Әхмәтов.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе Таһир Һадиев сүзләренә караганда, авыл хуҗалыгы кооперативлары бердәм агрологистика чылбырын төзергә ярдәм итә. Бүген финанс һәм оештыру механизмнарын берләштерүче кооперация системасын булдыру турында сүз алып барырга була, ә урыннарда компетенцияләрне үстерү буенча уку үзәкләрен төзергә кирәк.