Бүген, 2018 елның 6 июлендә, “Бөтенроссия кыр көне–2018” агротехнологик күргәзмәсен ачу тантанасы булды.

2018 елның 6 июле, җомга

Бүген, 2018 елның 6 июлендә, “Бөтенроссия кыр көне–2018” агротехнологик күргәзмәсен ачу тантанасы булды. Чарада Россия авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Дмитрий Патрушев катнашты. Күргәзмән ачу тантанасы Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының www.mcx.ru рәсми

сайтында турыдан-туры трансляцияләнде. Сәламләү чыгышыгда Министр Кыр көненең тәҗрибә алмашу, үсемлекчелек, селекция, терлекчелек, мелиорация һәм авыл хуҗалыгы техникасы өлкәсен үстерүнең заманча тенденцияләре белән танышу өчен аеруча нәтиҗәле мәйданчык булуын билгеләп үтте.

Тантанада шулай ук Липецк өлкәсе башлыгы Олег Королев, Россия Федерациясе Дәүләт Думасының Аграр мәсьәләләр буенча комитеты рәисе

Владимир Кашин, төбәкләр башлыклары, АПК идарәсенең төбәкләр органнары һәм әйдәүче агропредприятиеләр җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре һәм фәнни бергәлек вәкилләре катнашты.

Агрофорум кысаларында шулай ук Министр «2018 елгы урып-җыю эшләренә әзерләнү һәм аны уздыруның барышы турында» Бөтенроссия киңәшмәсен үткәрәчәк һәм илнең иң яхшы аграрийларын бүләкләячәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International