Республикада икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның 2018 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү Башланды

2018 елның 10 июле, сишәмбе

Татарстанда икмәк кабул итү предприятиеләренең һәм элеваторларның 2018 елгы уңыш ашлыгын кабул итүгә әзерлеген тикшерү башланды. Икмәк кабул итү предприятиеләренә һәм элеваторларга ярдәм итү максатында 4 эшче төркем төзелде.

Эшче төркем составына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, «Ашлык һәм аның эшләнмәләре продуктлары сыйфатын һәм иминлеген бәяләү үзәге» ФДУенең Татарстан Республикасын филиалы, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, икмәк кабул итү предприятиеләре һәм элеваторларс вәкилләре керде.

9 июльдә эшче төркемнәр «Государев Амбар» ҖЧҖ, «Кама икмәк кабул итү предприятиесе» ҖЧҖ, «Акташ ашлык әзерләү һәм эшкәртү комбинаты» ҖЧҖ, «Зәй ИКП» ААҖ, «Капитал Групп» ҖЧҖ, «Мамадыш ИКП» ҖЧҖ, «Алабуга ИКП» ААҖ предприятиеләрендә булдылар. Бүген алар «Кулагин ИКП» ҖЧҖенең «Казан тегермәне» филиалына, «Каратун ашлыгы» ҖЧҖенә, «Ютазы элеваторы» АҖенә, «Балык Бистәсе ИКП» ҖЧҖенә, «Куркачи ИКП» ААҖенә юнәлделәр.

Экспертлар ашлык киптерү җайланмаларының, үлчәүләрнең, механик пробаалгычларның, ашлыкны актив җилләтү җайланмаларының төәеклеген бәяләделәр. Комиссия ашлык сакланышын тәэмин буенча күрелгән чараларга, лаборатория базасының әзерлегенә, профилактик зарарсызландыру чараларының үтәлешенә, кирәкле барлык норматив документациянең булуына, хезмәтне саклау шартларының торышына, янгын күркынычсызлыгы чараларының әзерлегенә аерым игътибар бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International