Республиканың АПК делегациясе Липецк өлкәсендә “Бөтенроссия кыр көне – 2018” күргәзмәсендә катнаша

2018 елның 6 июле, җомга

5 июльдә Липецк өлкәсендә “Бөтенроссия кыр көне–2018” агротехнологик күргәзмәсе эшли башлады. Ул Россиядә АПК өлкәсендә ел саен үткәрелә

торган мөһим вакыйгаларның берсе.

Агротехнологик күргәзмә эшендә Татарстан Республикасыннан Татарстан

Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендәге рәсми делегация катнаша.

Делегация составына министр урынбасарлары, руководители агропредприятий «АгроИнвест» ИК”ҖЧҖенең агропредприятиеләре җитәкчеләре, «Татагрохим» ААҖ, «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясе, «Селекция казанышларын сынау һәм саклау буенча Россия Федерациясе дәүләт комиссиясе” ФДБУ, “Татарстан Республикасы Авыл

Хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәсел эше буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе” ДКУ, «Элита» баш нәсел предприятиесе” АҖ, «Россельхозцентр» ФДБУенең Татарстан Республикасы филиалы, «Татагрохим» ААҖ җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белгечләре, хуҗалыклар җитәкчеләре һәм белгечләре кергән.

Чарада илебезнең 70тән артык төбәгеннән делегацияләр катнаша.

Күргәзмәнең беренче көнендә Россия Федерациясе субъектлары җитәкчеләре Липецк өлкәсенең авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булдылар, үзебезнең авыл хуҗалыгының төрле тармаклары үсеше турында фикер алыштылар, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасының һәм җайланмаларының яңаүрнәкләре белән таныштылар.

Моннан тыш, Бөтенроссия кыр көнендә катнашучылар Дәүләт сорт комисиясенең тәҗрибә кырында сортларны сынау чәчүлекләре белән таныштылар. Аларның эш нәтиҗәләрен Россия аграр казанышларда һәм үсемлекчелектәге заманча технологияләрдә ачыктан-ачык күрергә мөмкин.

Бу чара өчен авыл хуҗалыгы культураларының 1000нән артык сорты һәм 45 гибриды чәчелгән. Тәҗрибә кырының гомуми чәчүлек мәйданы 300 га тәшкил итә, делянкалар 30 гектардан артык җирне биләп тора. Барлыгы 1700 сорт сыналган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International