Татарстанда «Югары социаль нәтиҗәлелекнең Россия оешмасы» Бөтенроссия конкурсының республика этабы уза

2018 елның 9 июле, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Халыкны  эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау  министрлыгы  ел саен уздырыла  торган «Югары  социаль  нәтиҗәлелекнең Россия оешмасы» Бөтенроссия  конкурсының  республика  этабын үткәрә. Конкурсның  төп бурычы  – социаль  бурычларны  хәл итүдә югары  нәтиҗәлелеккә  ирешүче оешмаларны  табу,   аларның  тәҗирбәсен өйрәнү һәм тарату,   оешмаларда  социаль  партнерлык рәвешләрен  үстерү.   

Конкурста,  барлык  оешу-хокукый һәм милек   рәвешләрендәге  һәм икътисадый  эшчәнлек  алып  баручы  Россия юридик оешмалары,  шулай  ук     аларның  филиаллары  катнаша  ала.   

 2018 елда   конкурс  җитештерү  һәм җитештерүгә карамаган  оешмаларда  16 номинация буенча  уза:  эш урыннары  булдыру һәм арттыру,   җитештерүдә имгәнүләрне киметү һәм һөнәри авыруларны киметү;  кадрлар  резервын арттыру;  сәламәт тормыш   рәвешен  булдыру;    социаль партнерлыкны үстерү,  югары  социаль  нәтиҗәлелекне урыннарда  оештыру;   территорияләрнең   социаль   проблемаларын  хәл итүдә катнашу һәм корпоратив  хәйриячелекне үстерү;  гаиләле  хезмәткәрләргә иң яхшы  шартлар тудыру;  бердәнбер  гамәлгә куючысы  инвалидларның  гомумроссия   иҗтимагый оешмасы  булган   оешмаларда  һәм предприятиеләрдә инвалидларны  эшкә урнаштыру.

Конкурста  катнашуга  АПК оешмаларыннан  гаризалар  Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан  2018 елның  1 августына кадәр  алына.    Конкурста  катнашу шартлары  һәм аны  уздыру  тәртибе  турында тулырак мәгълүмат  белән   Татарстан Республикасы Халыкны  эш белән тәэмин итү  һәм социаль яклау  министрлыгы сайтында  танышырга  мөмкин:   (http://mtsz.tatarstan.ru/rus/informatsiya-o-provedenii-vserossiyskogo-konkursa-2846417.htm).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International