Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Матбугат хезмәте «2014-2017 елларга һәм һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» дәүләт программасын үтәү йөзеннән Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы уздырыла торган «Минем җирем Россия – 2018» иҗат конкурсына проектлар кабул итүнең дәвам итүен искәртә. Проектлар июнь башыннан кабул ителә башланган иде.
Конкурска индивидуаль авторлар, шул исәптән федераль, төбәк һәм шәһәр (район) журналларының, газетларының, интернет-басмаларның, радио и телекомпанияләрнең, редакцияләрнең журналистлары, РФ субъектлары АПК идарәсе органнарының матбугат хезмәтләре, блогерлар, фотожурналистлар, аграр уку йортларының матбугат хезмәтләре кертелә. Конкурска Россия авылының уңай үрнәген тасвирлый, авыл территорияләрен үстерүнең алдынгы тәҗрибәсен тарата, авыл хуҗалыгы хезмәтенең әһәмиятен арттыра һәм халык традицияләрен саклап калуга ярдәм итә дип танылган һәм бастырып чыгарылган эшләр кабул ителә.
Конкурска проектлар кабул итү 2018 елның 31 августына кадәр дәвам итәчәк.
2014 елда Конкурс башланганнан бирле илебезнең 80 төбәгеннән 15 меңләп заявка каралды, аларның йөзләгәне акчалата премияләргә лаек булды. Шуны әйтергә кирәк, теләсә нинди номинациядә катнашу өчен өч басылып чыккан язма тәкъдим итәргә кирәк.
Конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы «Алтын көз – 2018» Россия агросәнәгать комплексы күргәзмәсе кысаларында оештырыла, ул, гадәттәгечә, октябрьдә Мәскәүдә ВДНХ территориясендә узачак.
Конкурс, аның номинацияләре, анда катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат белән http://konkurs.agromedia.ru/ сайтында танышырга мөмкин. Конкурсның координаторы: Попова Екатерина, директор урынбасары; элемтә өчен телефоннар: +7(495)411-81-45 и +7(903)755-48-54