Урып-җыю кампаниясе кысаларында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина Балтач районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.
Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика көненә багышланган ат чабышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды.
Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының «Берлек» ҖЧҖендә машина белән сыер саву операторлары арасында 53нче конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров катнашты.
Бүген Минстрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советның яңа составы утырышы узды. Анда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.
Биектау районына эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм Биектау районы активы белән очрашты. Кырлардагы вәзгыять турында фикер алыштылар. Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов озата йөрде.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Арча районында булды.
Бүген Казан дәүләт аграр университетында авыл җирлекләренең һәм кече шәһәрләрнең гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары арасында «АгроНТРИ-2026» халыкара конкурсының финал ярышлары узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов, Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев катнашты.
2026 елның 25-29 августында Казанның Спорт сарае фойесында ай саен үткәрелә торган халык куллану товарлары күргәзмә-ярминкәсе – «Изобилие» («Муллык») сәүдә фестивале узачак.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында яңа уку елы алдыннан Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов тантаналы шартларда булачак беренче сыйныф укучыларын котлады.