Урып-җыю кампаниясе кысаларында Россия Федерациясе АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе Фәридә Гарифуллина Балтач районының авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә булды.
Сәфәрнең максаты - урыннарда эшләүчеләр белән җанлы әңгәмә кору, аларның хезмәт шартларын бәяләү һәм беренчел һөнәр берлеге оешмаларына практик ярдәм күрсәтү иде. Фәридә Гарифуллина эш шартлары турында фикер алышу өчен механизаторлар һәм беренчел һөнәр берлеге оешмалары рәисләре белән очрашты. Сөйләшү хезмәт һәм ял графигына, эчәргә яраклы су һәм кайнар ризык белән тәэмин итүгә, махсус яклау чаралары белән тәэмин итүгә һәм аларның үтәлешен контрольдә тотуга, шулай ук башкарылган эш күләме өчен хезмәт хакы түләүгә кагылды. Ул кырларда күбрәк яшьләр эшләвенә игътибар итте. Балтач районында яшь кадрларны авылда калдыру өчен шартлар тудыруга зур игътибар бирелә: предприятиеләрдә социаль ярдәм чаралары, шул исәптән торак төзелешенә ярдәм, шулай ук бер мәртәбә бирелә торган түләүләр (эшкә урнашканда, никах теркәгәндә, бала туганда һ.б.) каралган күмәк шартнамәләр гамәлдә.
Кырларны карап чыкканнан соң, хуҗалыкларның яхшы әзерлек күрсәтүләре билгеләп үтелде: эшкә җәлеп ителгән барлык техника кырга чыгар алдыннан катгый техник контроль узган. Хезмәтне саклау мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә: механизаторлар сменага кадәр мәҗбүри медицина тикшерүен һәм максатчан инструктаж узуларын имзалап раслыйлар, бу кирәкле иминлек чараларын тиешенчә узуны гарантияли. Механизаторлар, комбайнчылар һәм шоферлар башкарылган эш өчен көн саен күпме хезмәт хакы алачакларын белеп торалар.
Һөнәр берлегенең республика оешмасы рәисе иң яхшы эшләүче хезмәткәрләрне акчалата премияләр белән бүләкләде, аларга югары җитештерү күрсәткечләренә ирешүләрен һәм имгәнүләрсез эшләүләрен теләде.