Бүген «Казан» ат спорты комплексы манежында Республика көненә багышланган ат чабышлары узды. Ярышларда Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров булды.
Быел ярышларда Россиянең 22 төбәгеннән 189 ат катнашты, 14 төрле приз уйнатылды, шул исәптән Татарстан Республикасы Рәисе призы, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Кубогы, Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогы, аларның гомуми приз фонды 21 млн сум тәшкил итте.
Өлкәннәр һәм балалар өчен киң күңел ачу программасы әзерләнгән иде: бирегә килүчеләр атларда һәм пониларда йөри алдылар, шулай ук төрле мастер-классларда һәм интерактив аттракционнарда катнаштылар. Быел беренче тапкыр агроквартал оештырылды, анда балалар үзләре өчен агроһөнәр сайладылар. Шулай ук Татарстан Республикасының милли һөнәрчеләр ярминкәсе һәм фермер продукциясе тәкъдим ителде.
«Аргамак» призына беренче татар токымлы атлар чабышында 2000 метрлы дистанциядә Татарстан Республикасының Алтын кушаматлы айгырда Альберт Шәйхетдинов җиңүче булды.
«Татнефть» гавәми акционерлык җәмгыяте кубогына чабышта Яктылык кушаматлы атта А.Б. Шегушев җиңүче булды.
«Татарстанның алтын таҗы» призына 1600 метрлы дистанциядә Ситроен Билл айгырында Эдуард Большаковка тиңнәр булмады.
Татарстан Республикасы Атчылык һәм ат спорты федерациясе призына 1800 метрлы дистанциядә Мисс Татарстан (АКШ) биясендә Д.Г. Терентьев җиңү яулады.
«Республика казанышы» призына 1800 метрлы дистанциядә Реактив Лав айгырында Эдуард Большаков җиңүче яулады.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләре Президенты Кубогына чабышта 1800 метрлы дистанциядә Восход Терск айгырында Альберт Шәйхетдинов җиңү яулады.
Татарстан Республикасы Рәисе призына 2400 метрлы дистанциядә иң көчле атлар ярышка чыкты. Бу чабышта беренче булып Мариэль кушаматлы ат финишка килде (мастер-җайдак Мирбәк Мамуров).
Шулай ук «Россия казанышы» призына чабышлар да узды. 1600 метрлы дистанциядә Г.Г. Большаков иярләгән Успешный Бренд кушаматлы ат җиңү яулады.
Татарстан Республикасының Беренче Президенты Минтимер Шәймиев Кубогына чабышларда Слайс кушаматлы атта җайдак Мырзабек Каппушевка тиңнәр булмады.
2400 метрлы дистанциядә «Халыклар дуслыгы» призын Жюрдэн Дело айгырында Л.В. Малышев алды.
«Арабское дерби» чабышларында 2000 метрлы дистанциядә Принц Грей айгырында Г.М. Гусейнов җиңү яулады.
Татарстан Республикасының Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган призны 1600 метрлы дистанциядә Сапфира Ян биясендә Д.А. Ахияров алды.
Казан ипподромы кубогына 2000 метрга чабышта Макблюс (АКШ) айгырында Ю.В. Кулинич җиңүче булды.
Казан шәһәре — Хезмәт даны шәһәре хөрмәтенә 1600 метрлы дистанциядә Федерал Лок айгырында М. Ф. Мостафин җиңү яулады.
Ат чабышлары барышында татар эстрадасы йолдызлары Ришат Төхвәтуллин, Гөлназ Асаева, Зәйнәп Фәрхетдинова һәм Вадим Захаров чыгышлары да булды.