Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Арча районында булды.
Республика Рәисе урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, җирле продукция күргәзмәсен карады, шулай ук хуҗалыклар җитәкчеләре, инвесторлар, авыл җирлекләре башлыклары һәм җирле актив белән очрашты.
Район башлыгы Алмаз Хисаметдинов хәбәр итүенчә, игенчеләр барлык мәйданның 48%ын җыйганнар. Яңгырлар аркасында эшне вакытлыча туктатырга туры килгән, шулай да урып-җыю әйбәт темплар белән бара. Кырларда 111 комбайн эшли. Уңдырышлылык гектардан 38 центнерга җитә.
Татарстан Республикасы вице-премьеры - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренә караганда, Арча районы агросәнәгать комплексына һәм авыл территорияләренә ярдәм программаларында актив катнаша.
Үз чиратында Рөстәм Миңнеханов махсус хәрби операциядә (СВОда) катнашучыларның гаиләләренә ярдәм итү һәм гуманитар ярдәм җибәрү буенча районның активлык күрсәтүен билгеләп үтте. Ул, хәзер киләсе ел бюджетын төзү буенча эш бара. Планда - авылны һәм авыл хуҗалыгын үстерүгә юнәлдерелгән барлык программаларны саклап калу.
Аннары республика Рәисе төзелә торган сөтчелек комплексында булды. Төзелеш 2024 елның октябрендә башланган. Беренче чиратта терлек азыгы әзерләү корпусыннан торган азык үзәге төзелгән. !әркайсы 600 башка исәпләнгән 2 сыер абзары, 300 баш савым сыерларын тоту бүлекчәсе белән кече саву-сөт блогы файдалануга тапшырылган. Икенче чират кысаларында 450 башка исәпләнгән бозаулату-санитария блогы һәм 550 башка кадәр мөгезле эре терлекләр тоту өчен абзар төзү планлаштырылган. Аны ачу агымдагы елның ноябрь аена планлаштырыла. Өченче һәм дүртенче чиратлар кысаларында һәркайсы 600 баш мөгезле эре терлеккә исәпләнгән 4 сыер абзары төзү планлаштырыла.