Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районының «Берлек» ҖЧҖендә машина белән сыер саву операторлары арасында 53нче конкурсы узды. Тантаналы ачылышта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Гөлүс Баязитов, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Нәҗип Хаҗипов һәм Баулы районы башлыгы Ильяс Гузаиров катнашты.
Конкурста машина белән сыер саву буенча иң яхшы операторлар - 39 хатын-кыз сыер савучы, 1 ир-ат сыер савучы һәм терлекчелек буенча консультантлар ярышты. Чара тәҗрибә һәм идеяләр белән уртаклашу өчен агросәнәгать комплексы вәкилләрен, үз эшенең осталарын берләштерә.
"Бүген биредә район конкурсларында абсолют чемпион булучылар, яхшыларның иң иң яхшылары җыелган. Узган ел без сезнең белән 2385 мең тоннадан артык сөт җитештерә алдык, сыерларның продуктивлыгы 8873 кг. Быел үсеш динамикасы саклана, 7 айда күләмнәр 5 процентка арткан. Терлекләрнең продуктивлыгын арттыру резервлары әле бетмәгән, алар барлык хуҗалыкларда да бар", - дип ассызыклады Марат Җәббаров.
Министр шулай ук, Баулы районы тәүлеккә 41 тоннадан артык сөт җитештерә, дип билгеләп үтте. Сөтнең иң күбе «Берлек» ҖЧҖендә җитештерелә, анда 600 башка исәпләнгән сөт комплексы, азык үзәге төзелгән һәм 293 баш нәселле тана сатып алынган.
Министр сүзләренә караганда, бүгенге катнашучыларның җитештерү күрсәткечләре дә югары, алар үз эшләренең чын осталары, үз районнарын лаеклы тәкъдим итәләр.
Ярышлар теоретик биремнәрне һәм сыер савучылар вазыйфаларын башкару өчен кирәкле практик күнекмәләрне үз эченә алган берничә этапта узды. Катнашучылар заманча җайланмалар белән эш итү осталыкларын гына түгел, зоотехния һәм ветеринария өлкәсендә дә тирән белемнәрен күрсәттеләр. Сөтнең сыйфатын тәэмин итү һәм санитария нормаларын үтәү аспектларына аерым игътибар бирелде.
Конкурсның йомгаклар ясап, 2026 елда машина белән сыер савуда җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасы узды.
Арча муниципаль районының «Яңарыш» АФ» ҖЧҖ хуҗалыгыннан Ландыш Носкова машина белән сыер савуда Татарстан Республикасының абсолют чемпионы дип танылды.
Өлкәннәр арасында 1нче дәрәҗә диплом һәм чемпион исеме Кайбыч муниципаль районының «Август - Кайбыч» ҖЧҖ хуҗалыгыннан машина белән сыер саву операторы Мария Таймасовага бирелде.
Өлкәннәр арасында 2нче дәрәҗә иплом Балтач муниципаль районының «Татарстан» АХП ҖЧҖ хуҗалыгыннан машина белән сыер саву мастер - операторы Фәридә Һидиятовага бирелде.
Өлкәннәр арасында 3нче дәрәҗә диплом белән Әлки муниципаль районының «Хузангай» ҖЧҖ хуҗалыгыннан машина белән сыер саву операторы Фәния Шәймәрданова бүләкләнде.
Шулай ук яшь операторлар арасыннан җиңүчеләр бүләкләнде. 1нче урынны Нурлат муниципаль районының «Молко-Южный» ҖЧҖ хуҗалыгыннан Айсылу Даутовага бирделәр.
2нче урын Баулы муниципаль районының «Берлек» ҖЧҖ хуҗалыгыннан Людмила Гафиятуллинага бирелде.
3нче урын Мамадыш муниципаль районының «Продпрограмма АПК» ҖЧҖ хуҗалыгыннан Галина Мавлинага бирелде.
Консультантлар арасында иң яхшылары: Разил Низамиев (1нче урын), Рәсим Бәдретдинов (2нче урын), Хәлим Гатиатуллин (3нче урын).
Барлык җиңүчеләргә Мактау грамоталары һәм акчалата сертификатлар тапшырылды.