Бүген Минстрлыкта Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров рәислегендә Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексы мәсьәләләре буенча видеоконференцэлемтә режимында киңәшмә узды. Анда министр урынбасарлары, муниципаль районнар башлыклары, муниципаль районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, шулай ук Татарстан Республикасының эре агросәнәгать предприятиеләре вәкилләре катнашты.
Марат Җәббаров Татарстан Республикасында урып-җыю эшләренең барышы турында сөйләде. Бүгенгә игеннәр 726 мең га мәйданда суктырылган, бу барлык мәйданнарның 66%ын тәшкил итә, 2 млн 656 мең тонна бөртекле культуралар җыелган.
Игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков көзге культураларны чәчүнең барышы, минераль ашламалар сатып алу, әче туфракны известьлау, шулай ук мелиорация проектларын гамәлгә ашыру турында сөйләде.
«Россия Авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков авыл хуҗалыгы культураларының фитосанитар торышы турында сөйләде. Ул шулай ук мамык күбәләге һәм болын күбәләге корткычларын контрольдә тотуның мөһимлеге турында сөйләде. Мамык күбәләгенә каршы көрәшнең агротехник чараларына ул тирәнтен туңга сөрүне, чүп үләннәрен бетерүне, үсемлек калдыкларын бетерүне, чәчү әйләнешен үтәүне һәм рәт араларын эшкәртүне кертте.
Министр урынбасары Марат Кәримов хуҗалыкларда һәм предприятиеләрнең энергетика инфраструктурасын пилотсыз очу аппаратлары белән террорчылык һөҗүмнәреннән саклау мәсьәләләренә игътибарны юнәлтте. “Россия Федерациясе Президентының 2026 елның 24 августындагы 604 номерлы Указы нигезендә хуҗалык итүче субъектлар аеруча мөһим инфраструктура объектларының иминлеген тәэмин итү өчен җаваплы”, - дип өстәде ул.
Нәсел эше һәм терлекләрне үрчетү бүлеге башлыгы Дамир Миңнебаев терлекчелек тармагының агымдагы елның 7 аендагы эшенә йомгаклар ясады. Республиканың авыл хуҗалыгы оешмаларында 1 млн 153 мең тонна сөт, 246 мең тонна терлек һәм кош ите җитештерелгән, ә 1 сыердан уртача савым 5429 кг тәшкил итә.
Министр урынбасары Нияз Хурамшин шәхси ярдәмче хуҗалыкларга ярдәмнең көчәюе турында сөйләде. 2027 елдан башлап, хуҗалыкларда сыерлар тотуның икътисадый табышлылыгын арттыру максатларында, бер баш сыерга субсидия ставкасы 6300 сумнан 10000 сумга кадәр арттырылачак. Ул шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен «Агромотиватор» һәм «Агротуризм» дәүләт ярдәме программаларында активрак катнашырга өндәде.
Министр урынбасары Рөстәм Гайнуллов билгеләп үткәнчә, август ахырына Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау 350 млн доллардан артып киткән. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 34%ка күбрәк. Ул шулай ук авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләрен Кытай Халык Республикасы базарына игътибар итәргә өндәде. Ул, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлауда Кытай өлеше 9,7% тәшкил итә, диде.
Фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы Алмаз Гамиров Татарстан Республикасы югары һәм урта уку йортларында максатчан белем алучы студентларга агросәнәгать комплексы предприятиеләреннән бирелә торган кызыксыныдыру стипендияләре турында сөйләде.
Киңәшмәдә катнашучылар шулай ук республика муниципаль районнарының авыл хуҗалыгы оешмаларында биоиминлекне тәэмин итү, Кытайга бөртекле культуралар экспортлауны аккредитацияләү, шулай ук федераль дәүләт мәгъүмат системаларындагы эш мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.