ЯҢАЛЫКЛАР


2
сентябрь, 2019 ел
дүшәмбе

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов Казан  кооператив  институты студентлары  белән  очрашты.   

Быел  урак  яңгыр    һәм  шактый  түбән  температура  тамгасы астында  бара.   Механизаторларга еш  кына  кырга  чыгып эшләр  “кояш тәрәзәсе” ачылганны  көтеп алырга  туры  килә.  АПК хезмәткәрләре һөнәр берлегенең республика комитеты   шундый көннәрдә  механизаторларның күңелен  күтәрү һәм урак  алдынгыларын  котлау    өчен  районнарга  чыкты.   Һөнәр берлегенең республика комитеты   рәисе Фәридә Гарифуллина узган  атнада  Тукай, Актаныш, Мөслим һәм  Сарман  районнарында  булды.    

Буген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  аграр  югары  уку йортлары  студентларын  яңа  уку  елы  башлану  белән  белән  котлады.    

Арча  районы  кырларында  бөртекле  культураларны  җыю  ахырына  якынлашып  килә.        40,9 мең га мәйданда  ашлык  җыелган,  бу  гомуми планның    74 %ын  тәшкил  итә. 


30
август, 2019 ел
җомга

Татарстан  Республикасы көнендә  “Казан” халыкара  ат  спорты  комплексында Татарстан  Республикасы  Президенты   кубогына  һәм Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  призына   ат  чабышлары  узды.  Биредә  шулай  ук  Республика көненә  багышланган   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре  продукциясеннән  күргәзмә-ярминкә  оештырылган  иде.

Татарстан  Республикасында  бүгенге  көнгә   65%,  ягъни    930 мең  га ашлык  мәйданда  ашлык җыелган. Бер гектардан  уртача  30,4 центнер ашлык  чыга.  Иртәгә  яңа  уңыштан   амбарларга    салынган ашлык  3  млн.  тоннага  җитәчәк. Мондый  саннарны  бүген  Татарстан  Республикасы Хөкүмәте Йортында  узган киңәшмәдә  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат  Әхмәтов  китерде.  


29
август, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 августта, Республика  көнендә,  Татарстан башкаласында  “Казан” халыкара  ат  спорты  комплексы территориясендә  гадәттәге  ат чабышлыары  оештырыла.  

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  Татарстан  Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының  беренче  утырышы  узды,  анда  Советның  оештыру  Уставы расланды  һәм  Совет Рәисе сайланды.   Рәис итеп «Татптицепром» ҖЧҖенең  генераль  директоры  Марс Алиев  сайланды. 

Республика көнен  Ютазы  районының «Фәйзрахманов», «Гәрәев», «Уңыш», «Насыйбуллин», «Әхмәтшина», «Галиев» һәм  «Хәйретдинов» агрофирмалары  урып-җыю  эшләрен  тәмамлаган  килеш  каршылыйлар. 

Кояшлы аяз  көннәргә  шатланып  та  өлгермәдек, кабат  яңгырлар  ява башлады. Әмма, шуңа  да  карамастан, Сарман  районы  башлыгы   Фәрит Хөснуллин, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Альберт Шәрипов  планлаштырылган  чараны  кичектермәскә хәл  иттеләр.  Алар  механизаторлар  арасында  оештырылган ярышларның чиртатагы  биш көнендә  җиңүчеләрне  котларга  дип юнәлделәр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International