Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый! Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республика халкын Бакчачы көне белән котлый!
Бу ел җәенең һава торышы игенчеләр өчен шактый күп сюрпризлар китерде. Әмма, ничек кенә булмасын, алар кыр-басулардагы уңышны җыеп алуны вакытында тәмамларга тырышалар. Алар алдына бер бурыч куелган – кырларның һәр гектарыннан югары һәм сыйфатлы уңыш алуга ирешү.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Татарстанның урып-җыюның барышы белән танышу максатында Минзәлә һәм Актаныш районнарында булды.
4 августта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов агросәнәгать комплексы өлкәсендәге инновацион программачыл продуктларны эшләүчеләр белән киңәшмә үткәрде.
Республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 1,4 млн гектардан артык мәйданда җыелды, бу барлык чәчүлекләрнең 84%ын тәшкил итә. Әтнә районы республикада беренчеләрдән булып көзге культуралар чәчүне төгәлләде, ә Апас районы Татарстанда икенче булып бөртекле һәм кузаклы культуралар урып-җыюны төгәлләде. Җыелган барлык мәйдан 27,3 мең га тәшкил итә. Районда тулаем ашлык җыемы 83,3 мең тонна булды, уртача уңыш – 30,7 ц/га, бу республика буенча бер гектардан бүгенге уртача күрсәткечтән 0,5 центнерга күбрәк.
Балтач районының да урып-җыю күрсәткечләре республика буенча уртача күрсәткечләрдән югарырак. Август азагында һава шартлары яхшыру аркасында игенчеләр урып-җыю темпларын яхшырта алдылар. «Алга» ҖЧҖ беренчеләрдән булып урып-җыюны төгәлләде. Башка хуҗалыкларда да эш бик кызу бара, экваторны узган булсалар да, финишка ераграк әле, тагын 23% мәйданны җыясы бар. Шуңа күрә комбайнчылар көн-төн эшлиләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «2017-2020 елларга Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперациясен үстерү» ведомство программасы буенча авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларының матди-техник базасын үстерүгә грантлар бирүгә өстәмә конкурста җиңүчеләрне ачыклады. Грантларның гомуми суммасы 211 млн 856 мең сум тәшкил итә, шуның 122 млн 877 мең сумы федераль бюджеттан бирелә.
Урып-җыюны вакытында тәмамлау гына түгел, ә аны сыйфатлы һәм югалтуларсыз җыеп алу бик мөһим. Мәсәлән, Минзәлә районында бер гектардан уртача 38,2 центнер уңыш чыга, бу республика буенча уртача күләмнән югарырак. Һичшиксез, уңыш күрсәткечләре – ел буена эшләү нәтиҗәсе, әмма ул комбайнчылар эшенә дә нык бәйле.
Республикада бөртекле культуралар 1 млн гектардан артык мәйданда җыелды, бу барлык мәйданның 75%ын тәшкил итә. Нурлат районы Татарстанда беренче булып 32,2 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар җыюны төгәлләде. Районда тулаем җыелган ашлык күләме 103,5 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш – 32,2 ц/га, бу республика буенча уртача күләмнән 2 центнерга артык.
2 сентябрьдә Татарстанның Балтач районы мәктәпләрендә махсуслаштырылган аграр сыйныфлар ачтылар, алар Казан дәүләт аграр университеты карамагында булачак. Профильле сыйныфлар 9 мәктәптә ачылды, болар: Борбаш мәктәбендә, Баки Зыятдинов ис. Карадуган гимназиясендә, Кече Лызи, Нәнәгәр, Норма, Пыжмара мәктәпләрендә, Салавыч күппрофильле лицееында, О.Н. Исаев ис. Урта Кәшкәт мәктәбендә һәм Чепья мәктәбендә.