Лениногорск районыннан кыр хәбәрләре: иң яхшы комбайнчылар финишка якынлаша

2019 елның 6 сентябре, җомга

Бу  ел җәенең  һава  торышы    игенчеләр өчен  шактый  күп  сюрпризлар  китерде.  Әмма,  ничек кенә булмасын,  алар  кыр-басулардагы  уңышны  җыеп алуны  вакытында тәмамларга  тырышалар.   Алар  алдына  бер  бурыч куелган  – кырларның  һәр гектарыннан  югары һәм сыйфатлы  уңыш  алуга  ирешү.

Уңышны  тиз арада  һәм сыйфатлы  җыеп алу,  комбайнчылар һөнәренең  абруен  арттыру  һәм  аны  популярлаштыру, урып-җыю техникасыннан  нәтиҗәле  файдалану максатларында  Лениногорск  районының агросәнәгать комплексында  2019 елның  1  августыннан  25  сентябренә  кадәр  “Иң яхшы  комбайнчы”га  район  конкурсы игълан ителде.  

Бу  атнада  икенче  һәм өченче  урып-җыю атнасына  йомгаклар  ясалды.        Акчалата    премияләр һәм “2019 елның  урып-җыю алдынгысы” байрагы Лениногорск  районының иң яхшы  комбайнчыларына   шәһәр мэры  Рәгать Хөсәенов, районның  Башкарма комитеты  җитәкчесе     Наил Залаков һәм Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Илнур Шәмәрдәнов  тапшырдылар.

Җиңүчеләрне бүләкләү  өч төркемдә барды.  Икенче  һәм өченче  атнада  беренче  төркемдәге  җиңүчеләр  булып  «Хәйретдинов Н.Л.» КФХында  «Джон-Дир 9560» комбайнында  эшләүче  механизатор    Виктор Богачев танылды. Ул  икенче  ел  рәттән  үз классында  урак  җиңүчесе булды һәм   районның  алдынгы  комбайнчылары  исемлеген  лаеклы  җитәкли.  

Икенче  төркемдә  икенче  атна  җиңүчесе  булып «Лениногорский» агрофирмасы” ҖЧҖендә   КЗС-1218 комбайнында  эшләүче  механизатор   Азат Габидуллин танылды.  Ә өченче атна  җиңүчесе  булып   «Сатурн-Урал»  ҖЧҖ механизаторы    Ринат Гобәйдуллин танылды – ул  “2018 елның  иң  яхшы  комбайнчысы” конкурсы  призеры.   Өченче  төркемдә  икенче  атна  җиңүчесе  булып  «Хәбибуллин Ф.З.» КФСы механизаторы     Азат Хәбибуллин танылды, ул да  2018 елгы республика конкурсы  призеры.  Өченче  атнада  өченче төркемдә  җиңүче  булып   “Маркс” ҖЧҖендә  «Нью-Холланд ТС56» комбайнында  эшләүче  механизатор   Насыйх Хәмитов танылды.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча   Лениногорск районында  6  сентябрьгә     27,4 мең га  мәйданда  ашлык  суктырылган,   бу  урып-җыю мәйданының  86%ын  тәшкил  итә,  71 мең тонна  ашлык  җыелган,  бер  гектардан  уртача  уңыш   - 25,9 центнер. 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International