Район хәбәрләре: Питрәч районыннан Фәсхетдиновлар гаиләсенең фермерлык эше

2020 елның 26 феврале, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авылда  урта  һәм кече бизнесны  үстерүгә зур  игътибар бирә.  Бүген һәр районда, үз эшләрен ачып,  аякларында  нык торучы  һәм уңышлы  эшләүче кешеләр  бар. Шундыйларның  берсе –  Питрәч  районыннан Фәсхетдтновлар  гаиләсе.  2016 елда алар  “Гаилә терлекчелек  фермалары” программасы  буенча    2 миллион  480 мең сум  күләмендә  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы грантын алдылар.  

Фәсхетдиновлар КФХсы районда  адынгы  хуҗалыкларның  берсе  булып санала. Хуҗалыкта  39 сыер, таналар,  бозаулар, үгезләр һәм 5  мең  баш яшь кош-корт  бар. Һәркөнне  бер  сыердан  хуҗалык    13-14 килограмм сөт  савып ала,  430 литрлап  сөт тапшыралар. 

«Терлекчелектә ел буена  эш кайнап  тора. Кышын  аеруча мәшәкатьле,  чөнки  салкын  көннәрдә  терлекләргә җылы булсын дип тә,  туклыклы  азык булсын  дип тә кайгыртырга  туры  килә.  Ә хуҗалык азык белән  тулысынча  тәэмин  ителгән, әзерләнгән  азык кышны уңышлы  чыгарга  җитәрлек», - дип сөйли Алмаз Фәсхетдинов.

Грант акчаларына,  10 мең  башка исәпләп, мини-кошчылык  фермасы  төзелә.    2016 елдан  Свердловск өлкәсенең  бер  кошчылык  фермасыннан  «Раданит» токымлы йомырка сала  торган  тәүлеклек чебиләр сатып  алалар.    Гыйнвардан  башлап, аларны  өч  ай  үстерәләр, авырлыклары    1100-1200 граммга  җиткәч,  сатуга  чыгаралар. 

«Яшь чебиләргә  аерым  игътибар   кирәк, чөнки бик  кечкенә, тәүлеклек кенә булалар  бит. Шуңа  күрә  гел шунда,  алар  янында  булырга  туры  килә.     Мирнем төп бурыч  - вакытында  ашату,  эчертү, чүпләрне чыгару,  температура  режимын  саклау  һәм  төрле  авырулардан     вакциналар  ясату», - дип сөйли  КФХ  башлыгының  баҗасы    Рәфис Шакиров.

«Кош-кортны  карауның  барлык  кагыйдәләрен  үтәгәндә генә  Тяхшы  нәтиҗәләргә ирешеп була.   Без   температура режимын, яктылык дәрәҗәсен,  ашату  үзенчәлекләрен, су  эчерү һәм чебиләрне  вакцинацияләүне төгәл үтәргә тырышабыз. Бинаны  утын  ягып  җылытабыз, быел  газ  да  керттек  инде.  Катнаш азык беренче  айда – 3 тонна, аннары  5-6 тонналап  китә», - дип  сөйли  КФХ башлыгы  Алмаз Фәсхетдинов.

Бу  мәшәкатьле фермерлык  эшендә гаиләдәге  барлык  кеше  катнаша:  әти-әни, хатыны Фирүзә, балалары  Камилә һәм Кәрим.

«Балалар кечкенәдән үк  авыл  хезмәтенең ни икәнен  белеп үсәләр һәм безгә дә  рәхәтләнеп булышалар.  Якын  киләчәктә без  ферманы  зурайтырга, кош-корт санын  10 мең башка җиткерергә   уйлыйбыз.  Йомырка сала  торган  тавыклар  белән генә  түгел,  ә ит өчен  дә  тавыклар  үстерү  белән шөгыльләнергә  телибез, - дип,  киләчәк  планнары  белән бүлеште  фермерның  хатыны    Фирүзә Фәсхетдинова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International