25 февральдә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе делегациясе белән очрашты, делегацияне Үзбәкстан Республикасының Бохара өлкәсе хәкиме Үктәм Барноев җитәкли, очрашуның максаты - үзара хезмәттәшлекнең перспективалы юнәлешләрен билгеләү.
Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Марсель Мәхмүтов, Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Ленар Гарипов һәм Ришат Хәбипов, «РАЦИН» АҖ генеральный директор Денис Самодуров һәм башка рәсми затлар катнашты.
Очрашуны министрның беренче урынбасары ачты. «Без сезне үзебезнең Министрлыкта күрүебезгә шатбыз», - диде ул. Наил Залаков Татарстан агросәнәгать комплексының үзенчәлекләре турынла сөйләде.
Үктәм Барноев, Россия һәм Үзбәкстан һәрвакыт стратегик әһәмиятле һәм ышанычлы партнерлар булдылар. Үзбәкстанның товар әйләнешен арттыру максаты бар һәм ул Татарстан белән авыл хуҗалыгы җитештерүе юнәлешләре буенча хезмәттәшлек итәргә әзер
Кунаклар үз республикасындагы авыл хуҗалыгы җитешетерүе турында сөйләделәр, мамык һәм ефәк тармагына аерым тукталдылар, андагы уңай һава шартларының чимал һәм алардан әзерләнгән продукциянең сыйфатына шулай ук уңай тәэсир итүен ассызыкладылар.
Үзбәкстанның Бохара өлкәсендә шулай ук теплицалар төзү буенча киң күләмле проект гамәлгә ашырыла, шул проект кысаларында яшелчәләр үстерү өчен елга 1000 гектарлап теплица торгызылган. Шуңа күрә үзбәкләр ягы хезмәттәшлекнең экспорт юнәлешләрен карарга, шулай ук Татарстанда күпләтү-бүлү үзәген төзүгә инвестиция кертергә әзер булуларын белдерде.
Моннан тыш, Наил Залаков Үзбәкстан терлекчеләрен 18-22 майда узачак Бөтенроссия зоотехник-селекционерлар конкурсында катнашырга чакырды.
Очрашу барышында катнашучылар агросәнәгать комплексының төрле өлкәләрендә алга таба хезмәттәшлек итү өчен эшче төркем төзү турында карар кабул иттеләр.