ЯҢАЛЫКЛАР


12
ноябрь, 2019 ел
сишәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә 1  ноябрьдән аграрчылар  өчен  ташламалы  лизинг механизмын  гамәлгә ашыруның Росагролизинг тарафыннан  үзгәртелүе  турында  хәбәр  итә: Паркны  яңартуның 2.0 программасы ОТП 2020 программасына кертелә.  


8
ноябрь, 2019 ел
җомга

Республикада  быел шикәр  чөгендере  уңышы  узган елгы  күрсәткечтән    31,7%ка артыграк.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләре  буенча,   7 ноябрьгә республикада  шикәр  чөгендере    63,2 мең га яисә барлык  мәйданның   99%ында  җыелган.     Җыелган  уңыш   2 млн 774,4 мең  тонна  тәшкил  итә, бу  күрсәткеч  узган  ел   2 млн 131,7 мең  тонна  иде. 


31
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

30 октябрьдә Зәй  районында  күптән  ктелгән  вакыйга  – авыл  хуҗалыгы  һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  слеты  узды, аның  кысаларында  бөртекле  культуралар һәм  шикәр чөгендере  җыюда   алдынгылыкны  күрсәтүчеләрне  бүләкләделәр.   Бәйрәм  кунакларын  район  башлыгы     Рәзиф Кәримов,    Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры   урынбасары   Тәлгать  Таһирҗанов  һәм башка җаваплы  затлар  котладылар.    

Бу  атнада  Сарман районында авыл  хуҗалыгы  һәм  эшкәртү  сәнәгате  хезмәткәрләре  слеты  узды, аның  кысаларында  авыл  хуҗалыгы культураларын   җыю буенча    алдынгыларны   бүләкләделәр.  Чарада  район  башлыгы     Фәрит Хөснуллин, Сарман районында Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Альберт Шәрипов һәм башка җаваплы  затлар  катнашты.  Бәйрәмгә  шулай  ук     «Агрокөч» АҖ,   «Агрокөч-Логистика» ҖЧҖ,   «Агрокөч-Сервис» АҖ,  "Чаллы элеваторы" ААҖ,   "Чаллы-икмәк" ЯАҖ авыл  хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләре  чакырылган  иде. 


3
октябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Татарстанда  бар  куәткә  көнбагыш, кукуруз, шикәр  чөгендере, бәрәңге, яшелчәләр  һәм  рапс җыялар.  Быел  шикәр  чөгендере  уңышы  белән  аерылып  тора,  кайбер  районнарда  гектардан     520 центнерга  кадәр  татлы  тамыр  алалар.  Бу  югары  табышлы  культураны  үстерүчеләр  арасында  Аксубай  районы  да  бар.  


2
октябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Яңа  Чишмә  районында кырларда  урып-җыю  эшләре  тәмамлангач, җирләрне  туңга  сөрү  эшләренә  тотындылар.   Бу - киләчәк  елда  бөртеклеләрдән  югары   уңыш  алуның  иң мөһим  агротехник  чараларының  берсе.  


26
сентябрь, 2019 ел
пәнҗешәмбе

Мәгълүм  булганча,  быелгы  урак  бик  авыр  булды.   Шуңа  да  карамастан,  Тукай  районы  игенчеләре  югары  нәтиҗәләргә ирешә алдылар.   Бөртеклеләрнең  тулаем җыемы     175 мең  тонна  булды, бер  гектардан  уртача  ашлык  уңышы  40,4 центнер тәшкил итте.   Бу  республика  буенча  иң  югары  күрсәткеч.    


11
сентябрь, 2019 ел
чәршәмбе

Сентябрь ае, көз  чынлап  торып  үз  халәтенә  керә.   Бу  айда  игенчеләр  кыр-басуларда    ел   йомгаклары  ясый.  


10
сентябрь, 2019 ел
сишәмбе

 Республикада  бөртекле  культуралар    1 млн 345,9 мең гектардан  артык  мәйданда  суктырылды,  бу   барлык  урып-җыю  мәйданының   95%ын  тәшкил  итә.  Республикадла     тулаем ашлык  җыемы    4 млн тоннадан  артып  китте. 


6
сентябрь, 2019 ел
җомга

Татарстанның  һәр районының үзенә  генә  хас   үзенчәлеге  бар.      Актаныш һәм Минзәлә районнары  алтын  икмәк кырлары  белән  дан  тотса,  Сарман  районы  республика  буенча  иң күп чөгендер  мәйданы белән  мактана  ала, ул   аларда  9 378 гектар  тәшкил  итә.  Шуңа  күрә  районда  икмәк  алдынгыларын гына түгел,  ә  чөгендер  җыю  комбайннары  пилотларының да  иң  яхшыларын   бүләклиләр.  


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International