Сарман районыннан кыр хәбәрләре: штурвал артында чөгендер җыю комбайннары пилотлары

2019 елның 6 сентябре, җомга

Татарстанның  һәр районының үзенә  генә  хас   үзенчәлеге  бар.      Актаныш һәм Минзәлә районнары  алтын  икмәк кырлары  белән  дан  тотса,  Сарман  районы  республика  буенча  иң күп чөгендер  мәйданы белән  мактана  ала, ул   аларда  9 378 гектар  тәшкил  итә.  Шуңа  күрә  районда  икмәк  алдынгыларын гына түгел,  ә  чөгендер  җыю  комбайннары  пилотларының да  иң  яхшыларын   бүләклиләр.  

Мәсәлән,  бу  атнада  бөртекле  һәм мкузаклы  культуралар җыюда  эшләүче комбайнчыларны,  шулай  ук  чөгендер  җыю  комбайннары  пилотларын бүләкләделәр.  Чираттагы  5 көн йомгаклары  буенча    беренче  төркем  буенча  барлык  өч урынны  да  "Сарман" агрофирмасы комбайнчылары  алды,  ә  икенче  төркем  буенча -  “Нөркәй” агрофирмасы комбайнчылары.  

Шикәр  чөгендерен  җыюда  беренче  һәм  өченче  урыннарны  “Нөркәй” агрофирмасыннан     Миңнемөхәммәтов Руслан һәм  Саттаров Альмир алдылар, ә икенче  урынны  “Җәлил” агрофирмасыннан  механизатор   Вәлиев Илнур алды.

Чөгендер  төяүчеләр  арасында  “Җәлил” агрофирмасыннан  механизатор   Моратов Дамир алда  бара, икенче  урында   – "Сарман" агрофирмасы механизаторы   Илдарханов Ринат, өченче  урында  -  “Нөркәй” агрофирмасы механизаторы   Йосыпов  Илфат.

Премияләр  тапшырганда    Сарман  районы  башлыгы   Фәрит Хөснуллин   механизаторларга  нык  исәнлек һәм  эшләрендә  алга  таба  уңышлар  теләде.  

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча   Сарман  районында   6 сентябрьгә   44 мең  га мәйданда ашлык  суктырылган, бу  барлык  мәйданның   80%ын  тәшкил итә,  132,9 мең тонна ашлык  җыелган, бөртеклеләр  уңышы  һәр гектардан   уртача  37,7 центнер тәшкил  итә.  Шикәр  чөгендере  1305 га мәйданда    55 мең  тоннадан  артык  җыелган, уңдырышлылык   – 425 ц/га.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International