Лаеш районыннан кыр хәбәрләре: органик ашламалар кертү үз нәтиҗәсен бирде – гектардан 60 центнер уңыш чыга

2019 елның 11 сентябре, чәршәмбе

Сентябрь ае, көз  чынлап  торып  үз  халәтенә  керә.   Бу  айда  игенчеләр  кыр-басуларда    ел   йомгаклары  ясый.  

Бу  атнада  Лаеш  районы  башлыгы    Михаил Афанасьев һәм районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Виталий Германов   «Сәетов И.Р.» КФХында  булдылар һәм  2019 елда хуҗалыкта  бөртекле  культуралар  буенча  иң  күп  уңыш  җыеп алуга  ирешкән   комбайнчы  Айнур  Вәлиуллиннны  район  башлыгының  Рәхмәт  хаты  һәм  акчалата  премия  белән  бүләкләделәр,    алга  таба  да  шул  темпта  эшләвенә  ышаныч  белдерделәр.  

Механизатор эшли  торган  кырның  мәйданы  100 га тәшкил  итә, биредән алынган  уңыш  бер гектардан    60 центнерга  кадәр  җитә.  Тумышы  белән  ул  Кама Аланыннан, яшәве  - Казанда,  «Сәетов И.Р.» КФХында  сервис  инженеры  булып   эшли.  Көзен  ул   комбайнга  утыра. 

«Хезмәт сөючән  егет, һәр эшне җиренә  җиткереп  башкара,   - дип  сөйли  Айнур  Вәлиуллин  турында  фермер  хуҗалыгы  башлыгы  Илнур Сәетов.  

 «Яратель» кошчылык  фабрикасының  янәшәдә  генә  булуыннан   файдаланып,  хуҗалык  җитәкчесе   Илнур Сәетов, барлык  технологияләрне  үтәп, бирегә  органик  ашлама кертә  башлый.     Ул  башта  технологияне өйрәнә,  аннары  аны  үз  кырларында  куллана, ә моның   икътисадый  нәтиҗәсе  шактый җитди  килеп  чыга.   Хуҗалык    минераль ашламалар  белән  эшләми  диярлек,  бары  тик  органик матдәләр  генә  куллана», - дип  сөйләде  район башлыгы   Михаил Афанасьев.

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  оператив  белешмәләре  буенча Лаеш районында  ашлык  24,5 мең  га мәйданда  суктырылган, бу  барлык  урып-җыю   мәйданының   99%ын  тәшкил  итә,   65 мең тонна  ашлык  җыелган, бер гектардан уртача   26,5 центнер уңыш  чыга. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International