Тукай районыннан кыр хәбәрләре: быелгы урак Тукай районы тарихына алтын хәрефләр белән язылачак

2019 елның 26 сентябре, пәнҗешәмбе

Мәгълүм  булганча,  быелгы  урак  бик  авыр  булды.   Шуңа  да  карамастан,  Тукай  районы  игенчеләре  югары  нәтиҗәләргә ирешә алдылар.   Бөртеклеләрнең  тулаем җыемы     175 мең  тонна  булды, бер  гектардан  уртача  ашлык  уңышы  40,4 центнер тәшкил итте.   Бу  республика  буенча  иң  югары  күрсәткеч.    

Район башлыклары,  авыл  хуҗалыгы предприятиеләре һәм  крестьян-фермер хуҗалыклары, хуҗалыклар  җитәкчеләре елга йомгаклар ясадылар һәм  үз  фикерләре белән  бүлештеләр.  

«Тукай  районының  авыл  хуҗалыгы хезмәтчәннәре былтыр  нигез  салган  уңышны  тулысы  белән  җыеп бетерә  алдылар.     Хуҗалыклар  җитәкчеләре  эшн  алодан  планлаштырып,  системалаштырып  башкардылар.   Кешеләрнең  тырышлыгы  да,  техника   куәте дә    зур роль уйнады.     Җыелган  икмәк  күләме һәм  бер гектардан  алынган уртача  күрсәткечләр  буенча  да  Тукай  районы   республикада  беренче  булды.   Моны  мин  тарихи  вакыйга  дип саныйм.    Бу  - авыл  хуҗалыгы  тармагында  эшләүчеләрнең  барысының  да  тырыш  хезмәт  нәтиҗәсе.   Алар  бу  көнне  үзләренең ел  буена  сузылган  фидакарь  хезмәте белән  якынайттылар», - дип,  горурлык  белән  билгеләп  үтте  Тукай районы  башлыгы   Фаил Камаев.

 «Коры  һәм аяз   12 көн эчендә  без  бөртеклеләрне  җыеп алырга  өлгердек.   Арышның  бер  гектарыннан     43 центнер уңыш  чыкты,  сабан  бодаеннан    – 48 центнер. Югары  күрсәткечләргә  ирешүдә  безгә  вакытында  агротехник чараларны  башкару һәм  ышанычлы,  заманча  техникадан  файдалану  булышты.    Комбайнда  үзем  эшләдем.    800 центнер орлык  салдык. Башлангыч чистарту  узган    8 мең центнер икмәкне  бер  килосын  уртача  8 сумнан    “Чаллы икмәк  комбинаты”на  озаттык.  Киләчәктә  җыелган  уңышны  яңа  елга  кадәр  сакларга  уйлыйбыз», - дип,  планнары  белән  бүлеште  КФХ башлыгы    Минталип Миңнеханов.

 «Кама» агрофирмасы җитәкчесе   Раушан Харисов та  кырда  эшнең  ничек  баруы  турында  сөйләде, аларда   барысы    38 комбайн эшләгән.     14,8 мең  гектар мәйданнан 64 мең тонна уңыш җыйганнар.  Бер гектардан уртача уңыш  44 центнер  чыккан, кайбер  кырлардан   уртача  уңыш   71 центнерга кадәр  җиткән.  Бүген  50 мең  тонна  ашлык  орлык  заводына  китерелгән.    Биредә  ашлык  беренчел  чистарту,  киптерү  уза һәм аннары  саклау  амбарына  җибәрелә.      Кышкы  чорда   ашлык калибровка уза.   Кабул  итү  вакытыннан  сатуга  кадәр  бөртекле  ашлык  лаборатория  контролендә  була.  Завод «Агрокөч» холдингы составына керүче  агрофирмаларны  элиталы  орлык  белән  тәэмин  итәчәк.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International