Татарстанда быел шикәр чөгендере уңышы узган елгы күрсәткечтән 31,7%ка артыграк

2019 елның 8 ноябре, җомга

Республикада  быел шикәр  чөгендере  уңышы  узган елгы  күрсәткечтән    31,7%ка артыграк.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы белешмәләре  буенча,   7 ноябрьгә республикада  шикәр  чөгендере    63,2 мең га яисә барлык  мәйданның   99%ында  җыелган.     Җыелган  уңыш   2 млн 774,4 мең  тонна  тәшкил  итә, бу  күрсәткеч  узган  ел   2 млн 131,7 мең  тонна  иде. 

«Республика  буенча  шикәр  чөгендеренең  уртача  уңышы   438,9 ц/га тәшкил  итә. Бу  узган  елгы  күрсәткечтән  105,8 ц/га яисә  31,7%ка артыграк», – дип  сөйләде  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  игенчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы  урынбасары    Фәргать Зиннәтов.

Агентлык  эңгәмәдәше  сүзләре  буенча,  әлеге  культурадан  иң  югары уңдырышлылык   Тәтеш  районында күзәтелә   – 532 ц/га,  бу  күрсәткеч  буенча  икенче  урында    Зәй районы – 516 ц/га, өченче  урында   Минзәлә  районы – 506 ц/га.

«Иң күп шикәр  чөгендере    Зәй районында җыелган  – 481,8 мең  тонна. Шикәр  чөгендере  буенча  алдынгылар  рәтендә  шулай  ук   Буа һәм  Сарман   районнары, аларның  күрсәткечләре   – 359,8 мең тонна һәм  355,9 мең  тонна», – диде  Фәргать Зиннәтов.

Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгы  мәгълүматы  буенча,  6 ноябрьгә тулаем  ил  буенча   шикәр  чөгендере   1,07 млн га яисә  93,1% мәйданда  чыгарылган (шул  датага  2018 елда  – 1,05 млн га).  Татлы  тамыр  49,5 млн тонна  җыелган  (2018 елда   – 38,7 млн тонна),  уңдырышлылык -    464,7 ц/га (2018 елда – 369,4 ц/га). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International