Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әгерҗе районына эш сәфәре кысаларында Салиховлар гаиләсенең атчылык фермасында булды. Аның белән бергә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров йөрде.
Лаеш районында «Биосфера-Фиш» балыкчылык комплексының 3 нче чиратын төзү бара, ул файдалануга тапшырылгач, Дания технологиясе буенча елга 100 тонна 1,8 - 2 килограммлы керкә балыгы һәм 2 млн. керкә маймычы үрчетеләчәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчәә, университетка укырга кабул итү конкурс нигезендә башкарыла. Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча (керү сынауларыннан башка үтү хокукы булган затларны кабул итүдән тыш) - керү сынаулары нәтиҗәләре буларак таныла торган бердәм дәүләт имтиханы нәтиҗәләре һәм (яки) Кабул итү кагыйдәләрендә билгеләнгән очракларда университет тарафыннан мөстәкыйль рәвештә уздырыла торган керү сынаулары нәтиҗәләре нигезендә. БДИ тапшыручылар өчен өстәмә сынаулар каралмаган.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Х5 Retail Group ваклап сату компаниясенең Татарстан товар җитештерүчеләре белән хезмәттәшлеген киңәйтүгә багышланган конференциядә катнаштылар. Чара «Казан» халыкара ат спорты комплексы территориясендә узды
«Зәй шикәре» ААҖ шикәр әзерләү сезонын уңышлы тәмамлады. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләреннән күренгәнчә, завод 1 млн.249 мең тонна шикәр чөгендере кабул иткән. 194 мең тоннадан артык шикәр (узган ел белән чагыштырганда 44 тоннага күбрәк), 50 мең тонна меласса һәм 56 мең тонна грануллы чөгендер сыгынтысы эшләп чыгарды. Әлеге сезонда шикәр чыгышы 15,6 % тәшкил итте.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров «Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалының үсемлекләрне яклау һәм орлыкчылык өлкәсендәге эшен өйрәнде.
«Россия авыл хуҗалыгы үзәге» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалы җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты, элек «Госсорткомиссия» ФДБУнең Татарстан Республикасы филиалын җитәкләгән, үзен җаваплы һәм максатка омтылышлы җитәкче итеп күрсәткән Виталий Новичков билгеләнеп куелды.
«Август-Мөслим» ҖЧҖендә яңа ашлык киптерү комплексы файдалануга тапшырылды. Проектка кертелгән инвестицияләрнең гомуми күләме 47 миллион сумнан артыграк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы төрле бөртекле культуралар үстерү һәм икмәк продуктларын җитештерүне арттыру агросәнәгать комплексының мөһим стратегик бурычларының берсе булуына һәм алга таба да шулай булып калуына зур игътибар бирә.
Кукмара районының «Рассвет» агрофирмасының авыл хуҗалыгы кооперативында 1500 баш савым сыерга исәпләнгән яңа мегаферманың беренче корпусын эшләтеп җибәрделәр. Проектка инвестицияләрнең гомуми суммасы 930 млн. сум тәшкил итте.