Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Чиләбе, Курган һәм Свердловск өлкәләре вәкилләре белән очрашу узды. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков һәм министр урынбасары Рафаэль Фәттахов, Свердловск өлкәсенең Татарстан Республикасында Даими вәкиле урынбасары Фәвия Сафиуллина, «Трактор» ҖЧҖнең үсеш буенча директоры Сергей Козионов һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы вәкиле Тимур Идрисов катнашты.
Россия Федерациясе Конституциясенең 57 статьясы нигезендә закон белән билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны һәркем түләргә тиеш. Бүгенге көндә төбәк дәүләт хезмәтләрен күрсәтү, шул исәптән грантлар һәм субсидияләр рәвешендә гражданнарга социаль ярдәм чараларын бирү аларны алучыларның салымнар, җыемнар һәм башка мәҗбүри түләүләр буенча бурычлары булмаган очракта гына башкарыла.
11 мартта Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе Михаил Мишустин Россия Федерациясе Хөкүмәте утырышын уздырды, аның кысаларында авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев 2021 елда язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлекнең барышы турында сөйләде.
Бу хакта бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Удмуртия Республикасы һәм Киров өлкәсе белән видеоконференция режимында африка дуңгызлар чумасы һәм кош гриппы килеп чыгуны һәм таралуны булдырмау өчен көчләрне берләштерү буенча киңәшмә узды. Киңәшмәне Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов үткәрде.
Бу хакта «Татар-информ»да матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Наил Залаков хәбәр итте.
Бүген Татарстан Республикасы Президентының 2015 елның 19 ноябрендәге ПУ-1111 номерлы Указы белән гамәлгә куелган Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәткәрләренең Электрон мактау тактасына кертү өчен кандидатлар билгеләү буенча интернет-тавыш бирү башлана.
Тукай районында «Техниканы 2021 елгы кыр эшләренә әзерләү» темасына республика инженерия конференциясе узды, анда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов һәм районнарның авыл хуҗалыгы идарәләре белгечләре катнашты. Чараның гамәли өлешендә министр урынбасары «Чаллы-Кировец», «Кама Механика», «РариТЭК» предприятиеләренең җитештерү мәйданчыкларын карады.
Питрәч районының «Муллагалиев А.Р.» крестьян-фермер хуҗалыгының сөтчелек фермасында голштинофриз токымлы 100 баш нәселле сыер тотыла.
Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Н.Э.Бауман ис. Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе студентлары белән очрашты.